“Күктән җиргә төштем!”
Райондашыбыз Рүзәл Минһаҗевны белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез янына ул 12 нче мәртәбә гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
Рүзәл – Метрәй егете. Күпләр аны калайга җан өрүче, бизәкле тәрәзә өслекләре, почта тартмалары ясаучы буларак белсә, кемнәргәдер ул җырчы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче, блогер, шагыйрь, “Игелеккә бер адым” хәрәкәтен җитәкләүче буларак таныш. Ә чынлыкта Рүзәл – куркусыз һәм ярдәмгә ашыгучы гади авыл егете.
– Күпләр миннән: “Ничек курыкмыйча йөрисең? Башың икеме әллә синең?!” дип тә сорый. Күңел кушканча яшим. 12 нче тапкыр барып кайттым һәм үкенмим. Андагы хәлләрдән чәчләр үрә торырлык! Кешеләрнең суга, ачка интегүе, авырлыклар аша яшәргә тырышканы безне күктән җиргә төшерә. Шулкадәр ярдәм итәсе килә. Безнең ярдәм диңгездәге бер су тамчысы кебек кенә булса да, шундый тамчылар диңгезне җыя. Оҗмаһта яшәгәнебезне онытмыйк! Безнең тынычлыкны егетләр саклый. Безнең иминлек өчен алар үзләренең яшьлеген, гомерен, барлыгын бирәләр, – ди Рүзәл.
Рүзәлнең батырлыгы бөтен республикага билгеле. Узган атнада ул ТР Икътисад министрлыгында үткән эшмәкәрләр җыенында да катнашты. Ммахсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм оештырганы, аларның рухын күтәрүдә зур өлеш керткәне һәм гимн булырлык җыр иҗат иткәне өчен Рүзәл министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Хезмәткә дан” скверында да Рүзүлнең фоторәсеме Мактау тактасында тора.
– Егетләрнең дус булып яшәве, илне яратулары миңа зур көч бирә һәм йөрәк түрендәге иң изге хисләрне уята. Егетләр белән күрешкәч, аларга кирәк әйберләрне барлап кайтам.
Былтыр Рүзәл Минһаҗев берничә тапкыр Луганск һәм Донецкта да булып кайтты. Алгы сызыктагы Татарстан егетләренә җыелган ярдәм йөген озата баручы Рүзәлгә ул вакытта да райондашларыбыз соклану катыш аптырау белән караган иде. Үзең теләп сугышка бар әле син!
– Мөслим районыннан киткән егетләр белән алдан ук аларның урнашу пункты турында белештем. Алдагы вакытларда бик күп исемле посылкалар җибәрүчеләр дә булды. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә булышу минем яшәү рәвешенә әйләнде. Егетләр янына баргач, аларның күзләрендәге сагышны күреп, бик авыр һәм кыен булып китә. Әйберләрне алып барып кулларына тапшыргач, егетләребезнең күзләрендәге шатлык-сөенечне күрү бик кадерле миңа. 33 яшемә җитеп минем беркайчан да андый сөенечне күргәнем булмаган икән. Аларның тормышларын әз генә булса да җиңеләйтү, гомерләрен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, – ди яшьле күзләрен сөртеп Рүзәл.
Юлда төрле хәлләр була. Рүзәлнең дә камалышка эләккән вакытлары, кыен хәлләрдән үҗәтлек һәм тыршлык белән котылган чаклары аз булмаган. Сазлыкларда машина да батып кала, дошман уты белән күзгә-күз очрашканда хәйләкәрлек тә кирәк була!
Үзенең туган илен, туган җирен сакларга киткән егетләргә мәңгелек дан! Безнең илдә генә мондый хәлләр була күрмәсен дип телим. Аннан да куркыныч әйбер юк. Бернәрсә дә кирәк түгел – йортың да кала, нигезең дә...
– Соңгы баруымды райондашларымның бердәмлеге аеруча күзгә ташланды. Җирлегебездә электән дә хәйрия чаралары оештырыла, мохтаҗларга ярдәм итә идек. Шул вакытлар белән чагыштырам да, халык бер йодрыкка тупланган икән дим. Өч көн эчендә зур “фураны тутырдык. Иң кирәк әйберләрне генә тупладык.
Рүзәл – гаиләсе өчен дә бик кадерле. Тормыш иптәше һәм кечкенә кызчыгы өчен аны йөргән юлларында Аллаһ саклап торадыр.
– Без барган җирдә юллар һәрвакыт ачык, күпләр безнең өчен дога кыла, шуңа юлларыбыз җиңел буладыр дим. Иң авыры миңа өйдәгеләргә аңлатып китү. Тормыш иптәшем авыр булса да аңлый. Иң авыры әниемә инде, минем өчен нык уйлана, нык борчыла. Баштагы мәлләрдә әйтмичә дә киткән булды. Хәзер алай итмим, йөрәк кушмый, чөнки әнинең фатихасын алмыйча юлга чыгып булмый, – ди Рүзәл.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм кайдан, ничек туплана дигән сорау да барлыкка киләдер. Бөтен кирәкле әйберләр, продукция район һәм республика халкы, волонтерлар, “Сугышчан туганлык” җәмгыяте әгъзалары, оешмалар ярдәме белән җыела. Рүзәл социаль челтәрләрдә “Игелеккә бер адым”, “Егет сез” исемле хәйрия төркемнәрен дә алып бара. Алар аша да бик күп ярдәм килә.
Без кинолардан гына күреп белгән куркыныч хәлләрнең үзәгендә бүген егетләр. Окоп һәм блиндажларда яшәү бер дә җиңел түгелдер. Бронежилет, каска, кирәкле корал белән тәэмин ителгән булсалар да, алар һәрвакыт яшәү белән үлем арасында. Исән-сау әйләнеп кайтырга, якыннарын тизрәк кочаклап күрешергә язсын егетләребезгә!
Лилия Шәймиева
Фотолар - Мәлләтамак авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев