Туган якта бәхетен тапкан
Айрат Шәмсетдиновның туган җиргә мәхәббәте чиксез.
Айрат Шәмсетдиновны райондашларыбыз эшмәкәр буларак белә. Гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән егет, өлгергәнлек аттестаты алганнан соң, укуын Казан төзүчеләр институтында дәвам итә. Төзүче-инженер белгечлеге алган Айрат Шәмсетдинов хезмәт юлын район авыл хуҗалыгы идарәсендә – хуҗалыкара капиталь ремонт бүлегендә башлап җибәрә.
Уналты ел эшләү дәверендә ул гади инженердан капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Шәхси эшмәкәрлеккә юл ачылгач, замана җилләренә бирешмичә, 2000 елда Айрат абый җаваплылыгы чикләнгән “Мөслимстройсервис” җәмгыятен оештыра.
– Төзелеш эшләрен Мөслимдә генә түгел, Азнакай, Яңа Чишмә районнарында да алып бардык. Еллар үтү белән, күңелемдә күптән йөрткән хыялымны тормышка ашырырга булдым. Төзелеш материаллары җитештерү буенча бизнес-план төзеп, лизинг-грант отуга ирештем. Метрәй авылында колхоздан калган ташландык хәлдәге гаражларны, паркны сатып алдым да, брусчатка, вагонка, керамзит, фундамент блоклары җитештерү эшен көйләп җибәрдем, – ди Айрат Шәмсетдинов.
Метрәй авылының эшсез калган байтак ир-егетләрен эшле итә Айрат абый. Халыкка төзелеш материалларын алу уңайлы булсын өчен Мөслимдә кибет ачарга карар кыла. Оешмасына ул, патшаларча, “ШАХ” дип исем бирә. Берничә ел дәвамында кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Төзелеш бригадасы исә районның мәктәп, балалар бакчаларын, башка төр көнкүреш объектларын ремонтлый. Бүгенге көнгә кадәр 132 объектта ремонт эшләре башкарылган.
Айрат Шәмсетдиновның туган җиргә мәхәббәте көчле. Шушы хис аны туган җирендә калдыра. Метрәй авылыннан ихата алып, әтисенең кендек каны тамган, бабасы белән әбисе гомер иткән авылда үз нигезен төзергә тели ул. Авылны төзекләндерү, ныгыту эшләрендә кулыннан килгәнне эшләргә омтыла. Авыл уртасында – кайчандыр бабасының нигезе булган урында аның көче белән ясалма күле, тавы, уен мәйданчыклары, сәүдә нокталары булган Мирзанур паркы барлыкка килде. Паркта даими төстә ярминкәләр, бәйрәмнәр уза. Күңеле җитеп, үз теләге белән ташландык хәлгә килгән мәктәп бинасын ремонтларга алынуын да билгеләп үтәргә кирәк. Дүрт-биш ай эчендә мәктәпкә өр-яңа түбә ябылды, фасады ремонтанды, тәрәзәләре пластикка алыштырылды. Бүген бу бинада җирле үзидарә, ФАП, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшли. Метрәй авылына килгән кунакларны иң сокландырганы – Хәләф чишмәсе. Авылдан ерак түгел аккан кечкенә чишмәне бертуган Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар, төзекләндереп, искитмәле ял урынына әйләндерделәр.
Әтисе хөрмәтенә чишмәгә “Хәләф” исемен биреп, чишмә янында Хәләф абыйның яраткан уены шахматларга кадәр ясап куелган.
– Балаларыбыз беркайчан да безнең йөзгә кызыллык китермәде. Өчесе дә тырыш булды, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, үзләре теләгән югары уку йортларында белем алып, тормышта үз юлларын таптылар. Әтиләре Хәләфетдин райкомда агитация-пропаганда бүлеге мөдире булып эшләде, эштән кайтып кермәде, диярлек. Әтиләрен җирлектә белмәгән кеше юк, чөнки ул механизаторлар, терлекчеләр арасында үз кеше иде, ә мәктәпләрдә, клуб-китапханәләрдә көтеп алынган кунак булды. Мин – хастаханәдә шәфкать туташы, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырып алырлар иде. Балалар күпчелек әби-бабай янында булып, аларның үрнәгендә эшкә өйрәнделәр. Кечкенәдән үк печәнен дә өйделәр, әтиләре белән бергәләшеп коймасын да койдылар, мал да карадылар, утын да кистеләр, – ди Альбина апа.
Итагатьле, һәркем белән эчкерсез мөгамәләдә булган Айрат абыйны гадел булганы өчен ихтирам итәләр. Айрат Шәмсетдинов районда озак еллар эшмәкәрлек юнәлешен җитәкләде, шул ук вакытта район Советы һәм авыл җирлекләрендә депутат вазыйфасында булды. Халыкны борчыган шактый катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Намуслы хезмәте һәм 60 яше тулу уңаеннан Айрат Шәмсетдиновка “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
Райондашыбызның тынгысыз хезмәтен хөрмәтләп, ТР Министрлар кабинетыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм тораккоммуналь хуҗалык министрлыгыннан бирелгән Мактау грамоталарының, Рәхмәт хатларының исәбе юк.
– Әтинең эше никадәр генә тыгыз булмасын шахмат уйнарга вакыт таба иде. Бик күп еллар шахмат буенча район чемпионы булды. Безне дә әлеге уен серләренә төшендерде. 20 елдан артык әтиебез Хәләф Шәмсетдинов призына районда шахмат ярышлары уздырабыз.
Төрле районнардан килгән шахмат осталары бәйгене көтеп ала. Ярышларның 20 еллык юбилеенда республикабызның унике районыннан 200дән артык шахматчы катнашты, – ди Айрат абый.
Принципиальлек һәм гаделлек, таләпчәнлек һәм намус. Әлеге сыйфатларны Хәләфетдин абый өч баласына да тигез биргән. Кызлары Луиза табиб һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә Казанның “Ливадия” санаториенда эшли. Төпчекләре Айдар, медицина институтын тәмамлап, Азнакай районына хирург булып кайта. Бер еллап эшләгәннән соң, яшь белгечне Актүбә участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Ул эшләгән дәвердә Актүбә бистәсендә яңа хастаханә сафка баса. Озак та үтми аны Азнакай районы үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Бүгенге көндә Айдар Шәмсетдинов – Азнакай районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
– Сәламәтлек саклау өлкәсе гаделлек һәм саф күңел, тынгысыз хезмәт, һөнәргә тугрылык таләп итә. Әнием, бертуганнарым гына түгел, апам белән энемнең балалары, энемнең тормыш иптәше, минем улым белән киленем дә – югары белемле табиблар. Нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, кеше туган җирен онытырга тиеш түгел. Бүген дә истә: Метрәй авылына кунакка килгән саен Мәхтүмә әби эчке бер уфтану белән: “Менә бу урында безнең йорт иде”, – дип, мәктәп паркы урынын күрсәтә иде. Ата-бабаларыбызның нигезе кадерсез булмавына күңел сөенә, – ди Айрат абый.
– Уңышка ирешкән ир-атның артында һәрвакыт хатын-кыз тора, диләр. Мин дә әти кебек – эштән бушап, өйгә вакытында кайтып кергән вакытлар бик сирәк. Кайчан кайтсам да, кайнар аш әзер, өебез җылы, чиста, гөлләр өйгә ямь биреп утыра. Тормыш иптәшем Лилиянең хезмәте бу. Балаларыбыз да әниләре кебек чисталык ярата.
Айрат абый белән Лилия апа, өч баланың бәхетле әти-әнисе булудан тыш, оныкларына сөекле бабай белән әби дә әле.
– Айрат – язмышым бүләге. Тормыш авырлыкларын да, шатлыкларны да бергә кичердек. Алга таба да Ходай тигезлектән аермасын. Балаларыбыз үзләре теләгән һөнәрне сайлады. Илнарыбыз – табиб, Миләүшәбез – финансист, төпчегебез Гүзәл, әтисе юлын сайлап, Казан төзелеш академиясендә төзүче һөнәрен үзләштерә. Балаларыбызның тиң ярлары белән бәхетле яшәүләре – безнең өчен зур куаныч! Кода-кодагыйларыбыз белән аралашып, дус-тату яшибез, балдан татлы дүрт оныгыбызны бергәләп, сөеп үстерәбез, – ди Лилия апа.
Айрат абый үзен һәрьяклап бәхетле дип саный. Яраткан эше һәм гаиләсе белән чиксез горурлана ул. Бишенче ел инде Айрат абый кечкенәдән хыялланган һөнәр – умартачылык белән шөгыльләнә. Бүген аның 150гә якын умартасы бар. Киләчәктә райондашыбыз, умарталар санын тагын да арттырып, бу һөнәрнең нечкәлекләрен оныкларына да төшендерү турында хыяллана.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев