Балаларны яратырга кирәк!
Гөлнара Минһаҗева – Мөслим кызы. Күп әти-әниләргә ул “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе буларак яхшы таныш
Ике дистә елдан артык тәрбияче булып эшләү дәверендә Гөлнара бик күп балага беренче белем баскычына менәргә ярдәм иткән. Балаларны һәрвакыт ачык йөз белән, елмаеп каршы алучы Гөлнара кебекләрне халык “үз һөнәренең остасы” дип йөртә.
“Тәрбияче һөнәренә мәхәббәт балачакта ук уянды”, – ди Гөлнара. Кечкенәдән үк үзеннән кече малай-кызларны карап, көйләп йөртә ул.
– Урамга уйнарга чыккач, гел үземнән кечкенә балалар янында була идем мин. Әни дә: “Гөлнара уйнарга чыкса, күрше балаларын күтәреп, шуларны уйнатып йөри иде”, – дип искә ала. Балаларны яратуым тәрбияче һөнәрен сайларга этәргәндер, – ди ул.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 13 сентябрь санында укыгыз.
Фото – Г.Минһаҗеваның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев