Авылдашым
Язучы Роза Хәбибуллинага 90 яшь тулу уңаеннан
Кешенең йөрәгендә язучылык дәрте булмаса, ул каләмгә тотынмас иде. Бу хакта күпләрнең әйткәне бар, мин дә еш кабатлыйм. Каләм әһелләренең әдәбиятка килү юллары төрле. Берәүләр бик яшьли шагыйрь яки прозаик булып таныла, йолдыз шикелле тиз кабыналар, кыска гына арада шактый бай иҗат калдырырга өлгерәләр һәм, кызганыч, якты дөньядан төрле сәбәпләр аркасында китеп тә баралар. Ерактан эзлисе юк, татар әдәбиятында андый йолдызлар җитәрлек: Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил... Вакытсыз киткән талантлар өчен күңел өзгәләнә, язмышлары миһербанлы булып, әле яшәсәләр, халкыбызга никадәр шәп әсәрләр бирерләр иде дип аһ итәбез. Күп кенә галимнәр бу фикергә үзләренчә аңлатма бирә: димәк, алар язучылык миссиясен төгәлләгәннәр, языласы әсәрләре язылган, әйтеләсе әйтелгән, ягъни иҗади гомергә нокта куелган. Әмма алар яши: икенче субстанциягә күчеп кешеләргә әсәрләре аша хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Аллаһтан язмыш шулай язылган, диләр. Мондый шәрех бәлки дөрестер дә.
Әдәбият тарихы шактый өлкән яшькә җитеп, язучылык эшенә керешкән һәм дөньякүләм танылу алган мәртәбәле каләм әһелләрен дә белә. Марсель Пруст, Харриет Доер, Пенелопа Фицджеральд һәм башкалар. Ә Гарри Берншайн дигән язучыга уңыш 93 яшьтә килә. Татар әдәбиятында да бар андыйлар. Соң гына язучылык эшенә керешеп танылу алган каләм ияләренең берсе – авылдашым Роза апа Хәбибуллина. Аның 78 яшьтә Татарстан язучылар берлегенә кабул ителүе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
Быел 90 яшен тутыручы Роза Хәбибуллина Мөслим районының Әмәкәй авылында (ул чакта Калинин районына кергән) 1934нче елның 11 ноябрендә дөньяга килә. Ләкин Шакир ага Галимовның нәсел тамырлары Мөслимнән, аларның нәселләре Мөслим бабайга барып тоташа, лаеклы рәвештә үзләрен “Мөслим бабай варислары” дип тә йөртәләр.
Шакир аганың тормышы кызыклы да, гыйбрәтле дә. 1930 елларда партия мәктәбен тәмамлаган белемле яшь ир-егет Әмәкәйгә мәктәп директоры итеп җибәрелә. Хатыны Газизә апа да укыту эшенә керешә. Роза исемле кызлары туып, 4 яшькә җитүгә, Шакир аганы Исәнсеф мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Репрессия дулкыны гаиләне читләтеп үтми: тырыш, булдыклы директор өстеннән кемдер яла ягып “жалу” яза. Шакир аганы эштән чыгаралар, ярты ел эшсез хәлдә, үзен кулга алырга килгәннәрен көтеп йөри ул. Аннан, гаепсез икәнен танып, Минзәлә районының Калморза авылына колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Калморза авылы Роза апага табигатьне аңларга ярдәм итә. Бу авылга мәхәббәте көчле булу соңыннан “Калморза” китабын язуга этәрә.
Роза апаның беренче укытучысы – әнисе Газизә. Әмма заманның шыксыз җилләре гаиләгә кагыла тора: шактый тәҗрибәле, чоры өчен әзерлекле мөгаллимәне белеме җитми дигән сәбәп белән эштән чыгаралар. Шуннан соң ул яңадан мәктәпкә эшкә кайтмый. Роза апа берничә ел элек балаларына, оныкларына хатирә итеп, гаилә тарихы – Мөслим бабай варисы булган Шакир ага нәселе турында “Без бу җирдә” дигән кызыклы, тарихи мәгълүматларга бай китабын язды. Гаилә өчен генә түгел, Мөслим төбәген өйрәнүчеләр өчен дә хәзинә булырлык китап ул. “Мин үземне Бикбау мәктәбендә ача башладым, – ди Роза апа. – Күңелне яулап алган укытучылар була. Алар гомер буе истән чыкмыйлар. Шундый укытучым дип татар теле укытучысы Гатифә апаны саныйм. Ул елларда Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”, Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повестьларын кулдан төшерми идек. Алар әдәби яктан камил, гаять тәэсирле әсәрләр иде".
1950 елда Шакир ага гаиләсе белән Мөслимгә кайтып төпләнә. Күкрәгендә – “Почет ордены”, медальләр. Роза апа – 15 яшьлек кыз. “Профессия сайлап баш ватарга туры килмәде. Әти-әни укытучы булуымны теләделәр, җидееллык белем белән Минзәлә педучилищесына юл тоттым. Тик озак укырга насыйп булмады – авырып киттем, кайтып китәргә туры килде”, – дип искә ала Роза апа ул елларны.
Минзәлә аңа ике сабак биргән: беренчесе – рус телен яхшылап өйрәнергә, икенчесе – урта белем алырга кирәк. Шуларны максат итеп куйган кыз урта мәктәпкә ирекле тыңлаучы булып керә, барлык фәннәрне яхшы үзләштереп, аттестатка имтихан тапшыра. “Рус телендә Аркадий Гайдарның повестьларын сүзлек белән укып, өйрәнеп, камилләштереп, “телем ачыла” башлады. Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамлап, Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. 1959 елдан 1990 елга кадәр бер коллектив әгъзасы булдым, хезмәт юлым бер һөнәргә багышланды, бер мәктәптә хезмәт иттем”, – ди ул төп хезмәте турында гади итеп. Гомер буе рус теле һәм әдәбияты укыткан мөгаллимә укучыларга әсәрләргә нечкәләп анализ ясарга өйрәтә, үзе дә язучылык серләренә җентекләп төшенергә омтыла. “Әдәбиятны тормыш дәреслеге итеп кабул иттем. Бигрәк тә Иван Тургенев, Антон Чехов әсәрләре педагогикага туры килә. Әлеге язучыларның әсәрләренә мөкиббән идем”, – ди Роза апа. Әдәбият – тормыш дәреслеге. Укытучы балаларны тормышка әзерли. Шушы ике бердәмлек Роза Хәбибуллинаны лаеклы ялга чыккач каләмгә үрелергә мәҗбүр итә дә инде.
– Гомер буе эштә кайнагач, өйдә тик ятуны кабул итә алмадым, район хастахәнәсенә китапханәче булып эшкә урнаштым. Ул чакта китап укырга яраталар иде. Янымнан авырулар, табиблар, шәфкать туташлары өзелми, сөйләшәбез, чынлап торып “беренче чыганактан” тормышны өйрәнәм. Нинди генә күңел тарихлары ишетмәдем, нинди генә язмышлар белән очрашмадым! Күңелдә гамь туа, боларны язарга кирәк бит, никадәр материал әрәм була дип уйланам. Мине, ир хатыны, балалар үстергән ана буларак, хәзерге яшьләрнең гаилә тормышына җиңел караулары борчый иде. Әле генә өйләнешәләр, балалары туа, карыйсың – инде аерылышырга да өлгергәннәр. Сәбәбе нидә? Югыйсә тормышлары җитеш, йорт-җирләре шәп-төзек, затлы машиналарда чабалар. Сөенеп кенә яшисе бит. Ә гаилә таркала... Шуларны уйладым-уйладым да, үземнең гаилә тормышымны нигез итеп, яшьләргә бер нәсыйхәт, сабак рәвешендә “Яшьлегем серләре” кулъязмасын язып, күршем Фоат Садриевка күрсәттем. 1957 елда кияүгә чыктым. Ирем Ильяс Абдуллин – Кама Тамагы районыннан, медицина институтын тәмамлап районга эшкә килгән яшь хирург. Озак еллар район хастаханәсенең баш табибы булып эшләде. Үзебезнең гаилә тормышын нигез итеп, тәҗрибәмне күрсәтеп, булган хәлләрне әдәбиләштереп, кайнарланып яздым. Әсәрне Фоат кабул итте бит! Җитешсезлекләре дә булгандыр, әмма язучыбыз повестьның нәкъ менә тәрбияви ягына игътибар итте. Ул аны “Казан утлары” журналына, Флүс Латыйфига илтеп бирде. 2003 ел иде. Артык өметем юк иде, миңа инде 69 яшь. Караштырырлар да читкә алып куярлар, дип уйлыйм. Ни хикмәт, әсәр журналда басылып чыкты!
Роза Хәбибуллинаның әлеге әсәре чыннан да зур кызыксыну уятты, укучылардан яхшы фикерләр ишетелде. Повестьта гаилә тормышында хатын-кыз ролен күрсәтергә омтыла ул. Хакыйкать. Бигрәк тә яшь чакта гаиләгә кемнәр генә кереп, болгатып чыгарга омтылмый. Аерылам дисәң, мең сәбәп табыла, җитмәсә, утка утын өстәп торучы “киң күңелле” ахирәтләр дә тирәдә урала. Хатын-кызның батырлыгы – гаиләне саклап калу!
Факил Сафин,
филология фәннәре кандидаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев