Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Ир-егетләр белән беррәттән

“Агромастер” җитештерү компаниясендә районда бердәнбер токарь хатын-кыз эшли.

Еллар, гасырлар алышынган саен һөнәрләр дә үзгәрә. Һөнәрләрне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлү юк. Шулай да комбайн-трактор рулендә без ир-егетләрне күрергә күнеккәнбез, ә мәгариф, сәүдә өлкәләрендә хатын-кызлар өстенлек итә. Язмабыз герое ир-егетләр арасында эшләүне кулай саный. 

Метрәй авылында тырыш, хезмәт сөючән Гүзәлия һәм Асир Шакировлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә Гөлшат. Балачак, мәктәп еллары авыл белән Мөслим арасында үтә. Лицейның 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, 94нче һөнәр училищесында пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә, ләкин үз белгечлеге буенча эшләргә насыйп булмый. 

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының игенчелектән тыш, терлекчелек белән дә шөгыльләнгән еллары була бу. Үзләре дә мал-туар асрап яшәгәнгәдер, Гөлшат Катмыш комплексына эшкә урнаша. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов комплекска барган саен кызны күзәтеп, сынап йөри. Бер елдан ул тырыш, төгәл, эшчән кызны “Агромастер” җитештерү компаниясенә эшкә чакыра. Нинди эшкә бит әле! Цифрлы программа белән идарә итү (ЧПУ) станогында токарь булып эшләргә тәкъдим итә!

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев