Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Безнең буын эштән курыкмады

Мәлләтамак авылында гомер итүче 95 яшьлек тыл ветераны Гыйльменур Шәмсемөхәмәтова, күпфатирлы йортта гомер итсә дә, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерә. Балконыннан кереп-чыгып йөрергә җайлы ишек ясаган. Бакчага шуннан гына чыга.

– Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, шуңа өстәп сәламәтлек тә бирсен икән! Бу көннәрдә аякларым авырта әле. Яшь вакытта авыр эш башкаруның кайтавазы бу, – ди ул. – Без гаиләдә биш кыз үстек. Әти сугышка киткәндә, әнкәй авырлы булган. Тик ул баланың гомере озын булмады, 8 яшендә яшен сугып үлде. 

Гыйльменур апа – Метрәй кызы. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, аны Усы урманына ботаклар ташырга җибәрәләр. “Арып-талып кайтсак та, кич кул эшләре белән утыра, чигә, челтәрләр бәйли идек. Ярыша-ярыша бәйләп, һәрберебез берешәр унлы кәтүкне бетерә иде”,– дип искә ала райондашыбыз еракта калган үсмер чакларын. Урманда бер ай эшләгәннән соң, аларны икмәк төяргә җибәрәләр. Фермада да эшли Гыйльменур. 

– 13 яшемдә бозаулар көттем. Бер чебен үтсә дә, бозаулар койрыгын күтәреп, юләрләнеп чаба иде. Силос базларына төшеп харап булмасын дип, бозаулар артыннан мин чабам! Ферма малларына берәр нәрсә булса, йорттагы сыер белән түлисе! Юклык вакыт бит. Аяк киеме юк, аякларны камыл тырный. Кан, балчык ябышып каткан аякларны, өйгә кайткач, әни җылы суда җебетеп, солидол сөртә иде. Башка әйбер булмагандыр инде. Ашарга да такы-токы гына. Кычыткан, ат кузгалагы белән тукландык. Бер-ике кәлҗемә өчен ярты басуны казып чыга идек, – дип сөйли Гыйльменур апа.

Бозаулар караганда колхозга вербовщик килә. Торф чыгару эше авыр булса да, акчасы әйбәт. Анда эшләгән кызлар матур күлмәкләр, затлы челтәрләр алып кайта!

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья