Килер әле җиргә бәхет язы...
26 апрель – Туган тел көне, шигырь бәйрәме. Сезнең игътибарга Лилия Шәймиева шигырьләрен тәкъдим итәбез
Сагыну
Синең караш җитми, синең киңәш,
Үзең җитми миңа барыннан.
Эндәшмичә генә... тик бер тапкыр
Үтеп китсәң иде янымнан!
Синең күзләр җитми, синең сүзләр...
Орышуың тансык шулкадәр!
Кем уйлаган синең юклык җанны
Көн дә телер диеп бу кадәр!
Синең барлык җитми, синең хаклык!
Мәрхәмәтең – дәрья кадәрле!
Яратуга төргән дөньяң җитми,
Һәм күңелең – бала бәгырьле.
Синең куллар җитми, синең кочак...
Синең ярдәм... җитми барысы!
Бер йөрәккә ничек сыйдырырга
Гаиләбезнең олы кайгысын?
Елмаюың җитми килеп кергәч
Капка ачып туган нигезгә.
Сагышларым сыеп бетмәс кебек
Җир шарына, төпсез диңгезгә.
Синең караш җитми, синең киңәш...
Истәлектән тора үткәннәр.
Кайтсын иде кабат бу дөньяга
Безне ташлап җирдән киткәннәр...
Бу теләкне көн дә дога итеп
укый якыннарын көткәннәр...
Әни йөрәге
Әни булгач кына аңлап алдым,
Күпме кирәк икән сабырлык!
Һәр баланың күңелен аңлый белеп,
Йөрәгенә ачкыч табарлык.
Һәр балага ничек бүлә белдең
Тигез итеп күңел җылыңны?!
Хәлдән таеп егылсаң да үзең,
Җырлый идең бишек җырыңны...
“Аны күбрәк яратасың!” – диеп
Әйткәннәрем һаман гел истә.
Кайсы бармагыңны тешләсәң дә,
Авырта бит тигез югыйсә!
Әни булдым үзем. Өч мәртәбә.
Уйлый идем берне бакканда:
“Икенчесен сөя алырмынмы?
Яратырмын микән барсын да?”
Хәзер беләм: йөрәктәге урын
Җитә икән һәрбер балага.
Ә әнинең чиксез мәхәббәте
Гомер узган саен зурая.
Онытмадым
“Оныттыңмы әле аны?” – диләр,
Синең хакта хәтер яңартып.
Ул кешеләр, бәлкем, һичбер кайчан
Карамаган сөеп, югалтып...
Үзәгемне өзеп, бу сорауны
Синең дусларың да бирәләр!
“Сөйгән булсаң әгәр, син ялгызың
Яшәр идең бүген”, – дияләр...
“Яраттыңмы аны?” – дияләр дә
Кимчелегем эзләп табалар.
Читләр сүзләренә ышанганга
Өзелгәндер безнең аралар...
Яратканга сине әлегәчә
Тормыш башлап булмый яңадан.
Еллар түгел, хәтта минутым да
Синсез узган тора ярадан...
Мин яратмам инде яңадан...
Татлы җимешем син
Мин Ходайдан сиңа саулык сорыйм,
Бәхет сорыйм диңгез кадәрле.
Чиксез булсын синең тормышыңда
Һәрбер нәрсә, минем кадерлем.
Мин Ходайдан сиңа тәүфыйк сорыйм.
Иман бирсен, бирсен игелек!
Йөрәгеңдә булсын яратуың
Бар галәмгә бүлеп бирерлек.
Мин Ходайдан сиңа гомер сорыйм.
Озын булсын бәхет еллары!
Һәр көнеңне бизәп торсын иде
Шатлык тулы гомер юллары.
Ходай миңа сорау бирде шул чак:
“Кемнәр өчен өзелеп көясең?”
Җавап бирдем: “Нәни кызым өчен.
Гел-гел килә аны сөясем!”
Татлы җимешем дә, кояшым да,
Бәхетем син, минем кызчыгым.
Син бит минем зарыгып көтеп алган
Сөеп туймас нәни кошчыгым.
Лилия Шәймиева.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев