Юлчылар юлны табар
Ягсуп Мортазин шигыре
Изге җан ул – игенче,
“Күз тимәсен”, – дигенче.
Иртә таңнан басуда,
Хөрмәткә лаек шуңа!
***
Төзәтергә ашыгасың,
Ялгыш ясасаң әгәр.
Мәхәббәттәге ялгышны
Төзәтү кыен, мәгәр.
***
“Утырабыз да китәбез...”
Бу шулай иде элек.
Хәзер кулны күтәрәбез,
Кесәнең хәлен белеп.
***
Үлем куркынычы яный,
Гомер дәрьясын кичкәч.
“Корвалол” гына коткармый
“Яр”ның читенә җиткәч.
***
Утырганнар янәшә,
Ике әби серләшә:
Берсе сөйли чиләкне,
Икенчесе – иләкне.
***
Газеталар өйгә килсә,
Укыйбыз, шатланабыз.
Ни кызганыч, атнага бер
Барып кына алабыз.
***
Сакалын үстереп куйган
Армиягә барганчы.
Байтак еллар үтәр әле
Ул сакал агарганчы!
***
Ике дистә генә яше,
Агармаган әле чәче,
Бөтен битен сакал баскан,
Әйтерсең зинданнан качкан.
***
Юлчылар юлны табар,
Тырышкан кадак кагар,
Утлар яктырак янар,
Имин булса дөньялар.
***
Гомремнең бер яртысын
Уздырдым Минзәләдә.
“Минзәлә”не җырласалар,
Үзәгем өзгәләнә.
***
Сөйгән яры насыйп була
Бәхетле бәндәләргә.
Озын гомер бирә Ходай
Кадерен белгәннәргә.
***
– Да, кыз да утызда, – диеп
Әйткән икән әтисе.
– Егерме тугызда гына, –
дип “төзәткән” әнисе.
***
Ярый әле базар бар:
Югалганны табалар,
Кечене зурайталар,
Бөкрене турайталар.
***
Һәр милләтнең үз теле,
Тел – милләтнең бизәге.
Телен саклаган милләт –
Ходайның үз дигәне.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев