Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Рифат Зариповның «Культур-мультур» концерты: «Самогон ул безнең дошман, аны куарга кирәк»

«Интертат» Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның «Уникс» тамаша залында үткән «Культур-мультур» концертыннан репортаж тәкъдим итә

Рифат Зарипов быел 11нче сезон концертларын тәкъдим итә. Программасын да үзенчәлекле итеп – «Культур-мультур» дип атаган. Дөрес, «культур» да булды концертта, бераз «мультур» да (аңлашылып бетмәгә моментлар). Концерт 50% җырлар – 50% юмордан торгандыр. Җырчы кич буе җырлар арасында сәхнәдән мәзәкләр сөйләде. Кайчакта алар бөтенләй җырга, концертка бәйле булмаса да, тамашачы көлде, димәк – кызык. Алкоголь, ир-хатын мөнәсәбәтләре турында кайбер мәзәкләре ошап бетмәде, дөрес. Ләкин бөтен кешегә дә бертөрле димәгән, димәк, кемгәдер бу ошый. «Самогон – ул безнең дошман, аны куарга кирәк» – бу мәзәкләр өлкәнрәк буынга исәпләнгәндер инде…

«Арып килгән кешеләргә ятып карарга урын калдырдык»

Җырчының беренче минутлардан ук зал белән контакт урнаштыруы ошады. Концерт башланып, 1 җыр җырлангач, алгы рәттә ыгы-зыгы булып алды. Бер рәткә утырган тамашачылар үзләренең урыннарын таба алмыйча мәш килделәр. Җырчы әлеге хәлне күреп алып, аларга мөрәҗәгать итте:

- Нишлисез соң се-ез, нәрсә булды-ы-ы? Өчесе керә, өчесе чыга. Утырып бетә алдыгызмы? Бүген шундый көн инде. Мин «сразы» кассирларга әйтеп куйдым, билетларны бөтенләй сатып бетермәгез, эш көне, халык эштән соң килә. Арып килгән кешеләргә ятып карарга урын калдырдык әз генә. Сезнең өчен көйләнгән, – дип шаяртты.

Зал чыннан да тулып бетмәгән иде. Моның сәбәбен Рифат Зарипов үзе соңрак сөйләшкәндә әйтте, ләкин артта буш урыннар күп булуы бераз уйландырды, сәбәбе нидә икән?! «Чакырып кунагың килмәсә, чирләп хатының үлмәсә – иң начары шул, диләр» – Рифат Зарипов үзе сәхнәдән шулай диде. Концерт куюның күпмегә төшкәнен барыбыз да аз-маз чамалыйдыр, аз акча түгел, бик күп көч, финанслар таләп итә, тамашачы җыя алырмынмы, дип уйланулар барлык артистларны да куркытадыр, билгеле. Ләкин моның сәбәпләрен ачыклап, хәл итү юлларын, нәрсәнедер үзгәртү турында да уйланырга кирәктер. Зал тулы түгел икән, димәк, тамашачыга нидер җитеп бетми, кайсыдыр юнәлешне эшләп бетерергә кирәк.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Тулырак: https://intertat.tatar/news/rifat-zaripov-koncerty-populyarlykny-yugaltu-ocen-bastan-populyar-bulyrga-kirakter-5869532

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев