Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Саулыгым - байлыгым

Күзләр яхшы күргәндә, дөнья матур

Әлеге көн данлыклы Россия офтальмологы Святослав Федоровның туган көненә туры килә

Офтальмология – күз сәламәтлеге сагында

Ул югары профессиональлеккә ия булган микрохирург-офтальмолог, күз авыруларын дәвалау буенча яңа юнәлешләр уйлап табучы табиб була. Бу көнне гамәлгә кертү тәкъдимен Россия табибы Тамазу Мчелидзе җиткерә. Әлеге тәкъдимне бик күп илләрнең күз табиблары яклап чыга.


Күзләр – күңел көзгесе, әмма заман авырулары күбәя

Күзләр – күңел көзгесе, дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Чөнки күзләребез сәламәт булганда гына без, адәм балалары, тормышның бар ямен, матурлыгын күреп-тоеп яшибез. Күзләр кеше өчен әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат алуның төп коралы булып тора. Тик кызганыч, соңгы елларда бар дөньяда, шул исәптән безнең илдә дә күз авыруларына дучар булучы кешеләрнең саны зур тизлектә арта бара, дип чаң суга табиблар. Статистика саннарыннан күренгәнчә, хәзер балалар арасында да начар күрүчеләр саны байтак. Шуңа күрә дә бүгенге чорда күз сәламәтлеге аеруча мөһим. Бүген инде сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр кешеләрнең тормышын компьютер, кәрәзле телефоннарсыз күз алдына китерү мөмкин түгел.


Халыкара офтальмология көне – табибларның казанышларын тану өчен

Офтальмология – нәкъ менә күз авыруларын дәвалау, күрү сәләтен кире кайтару белән шөгыльләнүче өлкә. Шуңа күрә дә Халыкара офтальмология көнен аерым булдыруның максаты – офтальмологларның сәламәтлек саклау тармагына керткән өлешен ассызыклау.


Районда йөзләгән кеше күз авыруларыннан интегә

Бүгенге көндә районыбызда да күз авырулары белән исәптә торучылар байтак.

– Татарстанда гына да күз авыруларыннан 400 меңгә якын кеше интегә. Мөслим районында йөзләгән кеше күз авырулары белән исәптә тора, – ди район үзәк хастаханәсендә 52 ел дәвамында күз авырулары белән көрәшүче офтальмолог Нәкыйбә Гайнетдинова.


Гаджетлар балалар күзенә дә зыян китерә

– Кызганыч, күз авырулары олыларны да, сабыйларны да аямый. Бүгенге заманның алга китүе, гаджетлы-компьютерлы тормыш балалар арасында да күз авыруларының артуына китерде. Аларны озак вакыт кулланганда, күз эчендәге мускул тукымалары кысылырга мөмкин. Ә бу күрә карау, ерактан начар күрүгә (близорукость) китерә. Инвалидлыкка китергән авырулар арасында глаукома иң җитдие булып санала. Макуляр дегенерация, күз нервысы зәгыйфьләнү очраклары да еш күзәтелә.

Күз авырулары балалар арасында да артты
Күз авырулары балалар арасында да артты

Авырулар төрле, әмма дәвалау ысуллары камилләшә

Шулай ук катаракта, нератит, конъюктивит кебек авырулар белән дә мөрәҗәгать итүче райондашларыбыз байтак. Гомумән, күз авыруларының төрләре киң һәм алар күптөрле. Мәсәлән, шул ук глаукоманың да, катарактаның да берничә төре һәм стадиясе бар. Күз авырулары арту белән бергә, аларны дәвалау ысуллары да елдан-ел камилләшә бара.

 


Операцияләр өчен районнан читкә юллар бара

Мөслимдә күз авырулары буенча операцияләр ясалмый. Без авыруларны Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләренә җибәрәбез. Шулай ук Оренбург, Чебоксар шәһәрләренә дә баручылар бар.

Күзгә операция ясау иң авыры
Күзгә операция ясау иң авыры

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре 2050 елда җир шарында яшәүче һәр ике кешенең берсе ерактан начар күрәчәк дип фаразлый. Иң куркынычы шул: әлеге чир вакытында күзнең челтәр катлавы зарарлана, глаукома, катаракта кебек җитди чирләр килеп чыгу ихтималы арта. Шуңа күрә дә күзләрне яшьтән үк сакларга кирәк.

 


Табибтан сәламәт күзләр өчен гади, әмма мөһим киңәшләр

Әлбәттә инде, табиб күзләрне саклау буенча үзенең киңәшләрен дә җиткерде.

– Күзләр сәламәт булсын өчен күбрәк җиләк ашарга кирәк. Кара җиләк (черника) аеруча файдалы. Җир җиләге, кура җиләге һәм каен җиләгенең дә күзләргә шифасы күп. Вак рәсем, текстка карап утырганда күзләр бик нык арый. Шуңа да озак вакыт телефонга текәлеп, нәрсәдер укып, карап утырудан тыелырга кирәк. Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң яхшырак булачак. Күзләргә зыян килмәсен өчен ноутбук яки компьютер экраны ким дигәндә 50-60 сантиметр, телевизор 2-3 метр ераклыкта булырга тиеш. Эшләгәндә, күзләрне ял иттереп алырга да онытмаска кирәк. 40-45 минут компьютерда шөгыльләнгәч, 10-15 минут күзгә гимнастика ясап алыгыз. Моның өчен аска-өскә, сулга-уңга карарга, күзне түгәрәк буйлап әйләндерергә кирәк. Йокы вакыты бозылу да күз нервларына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә һәркемгә йокысы яхшылап туйганчы йокларга киңәш итәм. А, Е, С витаминнарына бай ризыклар – кишер, җиләкләр, брокколи, шпинат, балык, фасоль һәм башка шундый ризыклар көндәлек рационда күп булырга тиеш. Елга бер тапкыр булса да күз табибына күренеп кайту өлкәннәргә дә, балаларга да зыян итми, – ди Н. Гайнетдинова.


Күзләребез – күңел көзгесе, аларны саклау – безнең бурыч

Һәр авыру вакытында әйтелә торган бер фикер бар: авыруны иртә срокларда ачыклау аны вакытында дәваларга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Күз авыруларын иртә срокларда ачыклау һәм үз вакытында дәвалау да шулай ук аны тулысынча дәваларга булышлык итә. Димәк, үз күзләребезгә игътибарлы булырга, аны сакларга һәм кайгыртырга бурычлыбыз. Күзләребезнең – күңел көзгесе икәнен оныйтмыйк. Бары тик алар яхшы күргәндә, сәламәт булганда гына дөньябыз түгәрәк, яшәве матур булыр.

Фото – Фәридә Гайнетдинова, Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев