Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«Яңа татар җыры» бәйгесе узды

«Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертында иң лаеклылыр чыгыш ясаган.

 "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында III "Яңа татар җыры" бәйгесенең гала-концерты узды.

Өченче тапкыр оештырылган бу зур бәйгегә 200 дән артык катнашучы гариза биргән. Аларның 78е финалга үткән. Чыгышларны халык шагыйре Разил Вәлиев, композиторлар Резеда Әхиярова, Риф Гатауллин, Рафис Хөснетдинов, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Татарстан Республикасының камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова, "Яңа гасыр" телевидениесенең әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе җитәкчесе Фәридә Төхфәтуллина, продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина карап,бәя биргән. Бәйгенең генераль продюсеры - Рифат Фәттахов.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Илвир Габдрахманов гала-концертта үзе язган "Авылым" җырын башкарып бәйгенең махсус призына - 50 мең сумлык бүләгенә лаек булган.

Фото - И.Габдрахмановның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев