Диплом белән кайттылар
«Тукай бизәкләре» хореография коллективы «Уяв-2023» чуваш халык бәйрәмендә катнашты.
"Тукай бизәкләре" Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хореография коллективы 2023 елның 8 июлендә ТР Әлки районы Сиктермә авылында узган "Уяв-2023" Республика чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Коллектив «Ача-пача вӑйа кӑарти» балалар мәйданчыгында чыгыш ясады. Балаларның матур, ачык төстәге костюмнары һәм дәртле чуваш биюе жюриның игътибарын җәлеп итте һәм алар 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар.
Шулай ук коллектив "Уяв-2023" бәйрәменең төп сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә ия булды.
Коллективны һәм җитәкчеләрне Ольга Нуруллинаны, Булат Солтановны иҗади җиңүләре белән котлыйбыз, - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.
Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев