Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Гала-концертта чыгыш ясаячаклар

Мәктәп һәм гаилә театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк » I Республика фестиваль-конкурсында Мөслим урта мәктәбе укучылары катнашты.

Казан шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан мәктәп һәм гаилә театрларының I Республика фестивале уздырылды.

17 һәм 20 октябрь көннәрендә мәртәбәле жюри коллективларның 100 дән артык чыгышын карады, аларга бәя бирде.
 20 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшләп килүче "Асылташ" балалар театрының кечкенә артистлары җитәкчеләре Синара Яббарова белән берлектә Р.Фәизовның "Саодака" пьесасы буенча куелган спектаклен жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Уңышлы чыгыш ясап, 2 ноябрьдә узачак гала-концертка чакыру алдылар.
Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка да алачак әле

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев