Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

13 август көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Гәрәев эшен карады

Быел алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган 70 кеше тоткарланган. Профилактика максатыннан үткәрелүче «Тоннель» операциясе барышында да спиртлы эчемлекләр кулланып рульга утырган бер шофер тоткарланган. 

Сарман районыннан Мөслимгә кунакка килгән ир-егет алкоголь куллануының сәбәбен дустының туган көне белән бәйләде.

– Алкоголь кулланып рульгә утырырга ярамаганы айнык вакытта гына истә бит ул. Эчкәч, ике дөнья – бер морҗа. Эчәсе килде дә чыгып киттем инде. Югыйсә, ДАИ кизү тора, “читләр” барлыгын белә идем. Моннан соң эчмәм инде. “Права”сыз булгач, эшсез дә калам, дигән сүз. “КамАЗ” белән йөк ташый идем, гаиләм ач кала инде. Гаебемне таныйм, – диде Гәрәев.

Гәрәевнең гаебен танымыйча чарасы юк. Дәлил буларак теркәлгән видеязманы ул караудан баш тартты.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев