Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

5 март көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Мөэминов эшен карады.

Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыручылар үз гамәлләре турында мировой судка чакырылгач кына уйлана башлый кебек. Тик инде соң була... 

5 март көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Мөэминов эшен карады. Ул гаебен тулысынча таныды.

– Мин Мөслимгә үтеп барышлый гына кергән идем. Биредә бергә хезмәт иткән иптәшем яши. Очрашу хөрмәтенә әз генә “җибәргән идек”. Кызганыч, эшсез калам инде. Минем “права”сыз калуымны эшкә хәбәр итмәгез, зинһар! – диде Мөэминов.

Мөэминов ерак юлда йөри, товар ташый икән. Эшсез каласы килмәве аңлашыла. Тик эш бирүчегә хәбәр ителмәгән очракта да, машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы яный бит!

Фото - Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев