Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Гыйнвар аенда профилактика максатыннан уздырылган рейд барышында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган биш райондашыбыз тоткарланган.

11 гыйнвар көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Шәрифуллин эшен карады. Сарман районыннан Мөслимгә кунакка килгән ир-егетне ДАИ инспекторлары 2023 елның декабрендә сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарлаган.

– Ул көнне ДАИ инспекторлары мине тоткарламаган яисә җибәргән булса, мине эштән кумаслар иде. Хәзер гаиләм дә ташлады, – диде Шәрифуллин. – Үземне гаепле дип санамыйм, рульдә мин түгел идем.

Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Анда Шәрифуллинның ДАИ инспекторларына сыра, аракы эчүе турында сөйләве теркәлгән иде. Шәрифуллинның гаебен алкотестер гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә ясалган лаборатор анализлар да раслый. Алар да судта дәлил буларак китерелде.

Административ җинаять кылганы өчен Шәрифуллинга суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев