Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Быел ДАИ инспекторлары алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган дүрт шоферны тоткарлаган.

Быел ДАИ инспекторлары алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган дүрт шоферны тоткарлаган.

Мировой суд каршына баскан Хафизов профилактика максатыннан уздырылган “Тоннель” операциясе барышында тоткарланган. Сарман районыннан Мөслимгә кунакка килгән ир-егет спиртлы эчемлек куллануының сәбәбен хатыны белән аерылышуга бәйләде. Кибет янында дусты белән “кайгысын” юганда эләктергәннәр үзен.

– Әйттем мин аңа бүтән бармыйк дип. Тыңламады бит! Их, шул кибеткә кабат ник барган ул?! Рульдә чынлап та мин идемме соң? Сыра белән аракыны катнаштырсаң, шулай инде ул, – диде Хафизов, үкенүен белдереп.

Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Видеоязмада Хафизовның ДАИ инспекторлары белән сөйләшкәндә көч-хәл аякта басып торуы аермачык күренә. Хәрәкәтләрендәге таркаулык ир-егетнең аек булмавын дәлилли иде.

Хафизовның канында спирт күләменең нормадан күбрәк булуын, алкотестердан тыш, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслаган.

Административ җинаять кылганы өчен Хафизовка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев