Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

2023нче елның 28 декабрендә мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Нигъмәтуллин эшен карады. Ул гаебен танымады.

– Мин эчмәдем. Эчкәнем дә юк. Миңа кемдер яла яккан. Кан басымым күтәрелгәч, халык медицинасын кулланып карарга булдым: үлән төнәтмәсе эчтем. Бәлки аның составында спирт булгандыр. Үземне гаепле дип уйламыйм, мине машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә алмыйсыз! – диде Нигъмәтуллин, хаклы булуын расларга теләп.

Судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Видеоязмадан тыш алкотестерда һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү нәтиҗәләре дә судта дәлил буларак күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спиртның тиешле нормадан ике мәртәбә күбрәк булуын күрсәткән. 

Лидлия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев