Күңелләре һаман 18дә! (фоторепортаж)
Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. Өлкәннәрне бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов тәбрик итте.
– Өлкән буын лаеклы тормыш алып барсын өчен җирлегебездә күп чаралар күрелә. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эше елдан-ел камилләшә бара, яңа төр хезмәтләр кертелә. Өлкән буынның сәламәтлеген кайгыртучы махсус проектлар эшли. Өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котлыйм һәм сәламәтлек телим. Бүгенге чара һәрберегезгә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итсен! – диде Ирек Салихҗанов.
Бәйрәмдә юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Озак еллар Крәш. Шуран авыл җирлеге ветераннар советын җитәкләгән Әбүзәр Салиховка, мәгариф ветераны Тәнзилә Хатбуллинага, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәҗип Солтановка – 80, Мари Бүләр авылы ветераннар советы рәисе Әнисә Изибаевага 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерелде.
– Ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшли. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубына сәхнә тотарлык егет-кызлар йөри. Күңелләре белән һаман яшь-җилкенчәк алар.
Җирлегебездә үткән һәр чарада актив, һәр башлангычны хуплап кабул итүче өлкәннәр – Мөслимебезнең йөзек кашлары. Район җитәкчелегенә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Районда физкультура-спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Алга таба да дус-тату яшәргә насыйп булсын! – диде район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов.
– Өлкәннәр көненең көзнең иң матур вакытына туры килүе юкка түгелдер. Өлкәннәрнең күңеле күтәрелсен, кәефләре бәйрәмчә булсын дип, табигать быел җылысын кызганмады. Яшәү шундый рәхәт! – ди Фиразия Сәрвәрова.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. “Сүнмәс дәрт” клубы, “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышлары, Харис Җиһаншинның курайда уйнавы, гармунчылар ансамбле һәм үзешчәннәрнең җыр-биюләре ике сәгать дәвам итте.
– Бәйрәмне ел да зурлап оештыралар. Тантана башланыр алдыннан кафеда иртәнге аш ашадык, тәмләп чәй эчтек. Район мәдәният йорты фойесында үткән “Түгәрәк уен”да катнаштык. Рәхәтләнеп биедек, күңел ачтык, гармунга кушылып җырладык, яшьлегебезгә кайтып килгәндәй булдык. Мондый бәйрәмнәр безнең яшь буынга кирәкле, кадер-хөрмәткә лаеклы булуыбызны тагын бер мәртәбә дәлилли. Без чиксез бәхетле! – диде Октябрь авылыннан Гөлфәрия Сәлимова.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотолары
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев