Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Картаймасын күңелегез!

Район ветераннар оешмасының отчет-сайлау конференциясе үтте

Аның эшендә ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков та катнашты.

Район ветераннар оешмасы яшәү һәм хезмәт урыннары буенча 42 башлангыч оешманы берләштерә, шуларның 23е авыл җирлекләре каршында оештырылган. Төрле сәбәпләр белән оешмалары таралган пенсионерлар Мөслим авыл җирлеге Советы каршында төзелгән ветеран оешмасы карамагында эшчәнлеген алып бара. Бу иң зур ветеран оешмасы булып исәпләнә.

– Конференциянең Халыкара өлкәннәр декадасына туры килүе куанычлы. Республикада өлкәннәргә зур игътибар күрсәтелә. Рәисебез дә бер очрашуда: “Сезне дә кайгыртмасак, безнең җирдә яшәвебез нигә кирәк?!” – дип әйткән иде. Бик мәгънәле сүзләр бу. Мөслим районында район ветераннар оешмасы уңышлы эшчәнлек алып бара, җирлек ветераннары һәр чарада активлык күрсәтә, – диде Хәбир Иштирәков.

“Өлкән буын” һәм “Демография” проектларын тормышка ашыру өлкәннәр өчен аеруча әһәмиятле, чөнки аларда өлкән буынның мәнфәгатьләрен кайгыртуның конкрет чаралары билгеләнгән. Бүгенге көндә кешенең яшәү озынлыгын арттыру үзәк мәсьәлә булып тора. Әлеге юнәлештә районда шактый эшләр башкарыла. 2022 елдан район башлыгы игълан иткән “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы гамәлдә. Район үзәгендә спорткомплекс, ике бассейн эшли. Авыл җирлекләрендә шулай ук спортзаллар бар. Әлеге корылмалардан файдалану өчен ветераннарга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 4 октябрь саныннан укыгыз.

Рәмилә Сәләмова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев