Яшь киртә түгел
“Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында пенсионерлар арасында спартакиада оеш- тырылды. Ярышларда Мөслим районында гомер итүче өлкәннәр катнашты.
Спорт сөючеләрне район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов сәламләде. Ул спорт белән дуслыгын өзмәгән өлкәннәргә рәхмәтен җиткерде, ярышларда җиңүләр һәм сәламәтлек теләде.
– Иң мөһиме: сез – бергә! Бер-берегезне күреп, хәл белешәсез, күңелләрегез күтәренке. Киләчәктә дә шулай яшь, актив булып калыгыз, – диде Пенсия фондының Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Өлкәннәр шахмат, шашка, өстәл теннисы, дартс, йөгерү ярышларында катнашты. Йөгерү ярышларында ир-атлар арасында беренче урынны Валерий Кондратьев алды. Икенче-өченче урыннарны Рөстәм Нуриев һәм Әнәс Хуҗагалиев бүлеште. Хатын-кызлар арасында Сирина Фәсхиевага тиңнәр булма- ды. Икенче урынны – Ольга Макарова, өченче урынны Луиза Нуриева алды.
Шахмат ярышларында Наил Хамматуллин җиңүче булды. Валерий Дәүләтбердин, Рөстәм Нуриев икенче-өченче урыннарда калды. Шашка уенында беренче урынны – Рәмзия Хәсәншина, икенче урынны – Луиза Нуриева, өченче урынны Галия Вагыйзова алды.
Дартста ир-егетләр арасында беренче өчлеккә Валерий Кондратьев, Михаил Шадрин, Рафаэль Смелов керде. Иң төз атучы хатын- кызлар исемлегендә – Флүзә Җиһангирова, Тәбрия Сәетгалиева һәм Галия Хәертдинова. Өстәл теннисы ярышларында ир-егетләр арасында Дамир Шәймәрданов җиңү яулады. Михаил Шадрин һәм Валерий Кондратьев икенче- өченче урыннарны бүлеште. Хатын-кызлар арасында Әлфия Әгъләмова – беренче, Сирина Фәсхиева – икенче, Рәүфә Балтаева өченче урынга лаек булды.
– Өлкәннәр декадасы спорт чараларына бай булды. Йөзү, бильярд, шашка-шахмат берләшмәләренә яңадан да йөрергә мөмкин булачак, – диде район пенсионерлар советы рәисе Рөстәм Шәрипов. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып барган, район һәм республикакүләм ярышларда катнашып, җиңү яулаган өлкәннәргә рәхмәтен җиткерде.
– “Мизгел”дә эшләүче бильярд клубына өлкәннәр бик теләп йөри. Пенсия яшендәге гражданнар арасында узган турнирда беренче урын алдым. Альберт Шакиров һәм Фаил Баев икенче-өченче урыннарны бүлеште. Нил Гәрәев дүртенче урында калды, – ди Кузьма Иванов.
Спартакиадада җиңүчеләргә “Яшьлек” спорткомплексының Мактау кәгазьләре, кубоклар, медальләр тапшырылды.
Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев