Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Гүя яшьлек үзе кайткан бүген!

Өлкәннәр ункөнлеге матур һәм истәлекле чараларга бай булды

Быелгы көз матур һәм җылы килде. Менә шундый көннәрдә җирлегебездә Өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелде.

– Быелгы көз башка елларга охшамаган. Сихри, җылы, әбиләр чуагына бай матур көннәре белән истә калыр ул. Алай гына да түгел, өлкән буынга карата ихтирам-хөрмәт сокландыра. Бу игътибар ункөнлек кысаларында гына түгел, ел дәвамында күрсәтелеп килүе белән дә сөенечле, – диде Россия пенсионерлар берлегенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов.

Өлкәннәр декадасы 2 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтелү белән башланып китте.

4 октябрьдә “Яшьлек” спорткомплексында район ветераннар советының күчмә кубогына бильярд турниры уздырылды. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче өчлеккә Роберт Исламов, Фәһим Кашапов, Гаяз Әхмәтҗанов керде.

Өлкәннәр декадасында райондашларыбыз җәяү йөрергә чыкты. “Тормышка 10 мең адым” бөтенроссия акциясенә мөслимлеләр дә актив кушылды. Район үзәк хастаханәсе һәм поликлиника коллективы инициативасы белән оештырылган чара “Мөслим йөрәге” скверында старт алды

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев