Бу көнне Мөслимдә. 1971 ел
19 гыйнвар. Ашлама җыялар
К. Маркс исемендәге артель членнары кышкы агротехника чараларын үтәүгә зур әһәмият бирәләр. Көл һәм кош тизәге җыйнауга да аеруча басым ясала. Бу эшне уңышлы алып бару өчен һәр бригадада аерым кешеләр билгеләнгән. Колхоз буенча барысы 280 центнер көл һәм 215 центнер кош тизәге җыелды инде.
Х. Галиев.