Соң инде, соң...
Ул көнне дә Рәфил өенә эчеп кайтты. Декрет ялында утырган хатынын, кечкенә улын, өйдәге җылы ашларны да ул күптән инде сәрхүш дусларына алмаштырган иде. Үгетләп тә, үтенеп тә карады Алсу. Ләкин файдасы гына булмады. Көтеп алган малайлары туган хөрмәткә “тәпи юулар” балага ике яшь тулгач та дәвам итте әле. Хәер, Рәфил малаен бер дә “көтеп алган сабыем” димәс иде. Озак еллар очрашып йөргән күрше авыл кызы, берни әйтми, аңлатмый араларны өзеп, шәһәр егетенә кияүгә чыккач, Рәфил тотты да авылдаш кызына өйләнде. Ипле, сабыр һәм кулы бар эшкә дә яткан кыз Рәфилнең әти-әнисенә ошаса да, ир күңеленә генә ятып бетмәде. Башта үзен ташлап китү ачысын кимсенү тойгысы алыштырды, яңадан ул хис тоташ сагышларга һәм сагынуга әйләнде. Рәфилнең эштән соң өйгә кайтасы килмәгән вакытлары күп иде...