«Татар чәй эчү йоласы» узды
Чарага Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр чакырылды.
Мөслим туган якны өйрәнү музеенда "Татар чәй эчү йоласы" исеме астында очрашу узды.
"Чарага Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр чакырылды. Әңгәмәдә чәйнең килеп чыгышы, аның төрләре, җыю тәртибе һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар яңгырады. Чара ахырында кунаклар чәй белән сыйландылар, тәм-томнардан авыз иттеләр", - дип хәбәр итәләр музейдан.
Фотолар - Мөслим туган якны өйрәнү музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев