Сөрәнгә чыгабыз, көтегез!
Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар. Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар. Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
“Сөрән” сүзе татар телендә ярыш, бәйрәм булу турында аваз салып йөрү дигәнне аңлата. Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова мәгълүматларына караганда, элек сөрәндә бары тик рекрутлар, ягъни солдат хезмәте яшенә җиткән 17-18 яшьлек егетләр генә катнашкан. Сөрән сабантуйга бер ай кала башланып киткән. Шобага нигезендә сөрән сые чираты билгеләнгән. Авыл тирәсендәге агачлыкта, бакчаларда егетләр, чират тәртибендә берсен берсе сыйлап, авыл көйләрен, сөрән такмакларын күмәк башкарырга өйрәнгәннәр, бию хәрәкәтләрен чарлаганнар. Сөрән көне җиткәндә, ак күлмәкләр кигән, чиккән сөлгеләрдән билбаулар таккан түбәтәйле егетләр, барысы бергә җыелып, ритуал түгәрәгенә басканнар, йола җыры башкарганнар, аннары дәртле биюләр башланган. Шунысы кызык: көн нинди булуга карамастан, егетләр киез итек кигән. Түгәрәккә басып җырлау, бию зур мәгънәгә ия. Барлык рекрутларны берләштерүче бу күренеш авыл егетләре өчен бер-берсенең җилкәсен, ярдәмен, ышанычын тоеп, көч туплау, рух ныгыту ритуалы булып торган. Бер кат җилкенгәч, сөрән сые чиратындагы егетнең ишегалдында сыйланганнар. Сыйлану төнге унике сәгатькә кадәр барган. Төн уртасында сөрәнчеләр, күмәкләшеп, авылның басу капкасыннан кузгала. Бу төнне бөтен авыл халкы көтеп ала, ишегалдында сый-нигъмәт, табын әзерли. Табыннан авыз иттерүче бары тик йорт хуҗасы – ир-ат кына булырга тиеш. Сабан туена дип аталган бүләкне дә сөрән колгасына ул гына бәйли алган. Колгага бүләк бәйләнгәч, егетләр рәхмәт әйткән.
Бу төнне авылда беркем дә йокламаган дияргә була. Сөрәнчеләргә кушылып, бала-чага, яшьләр өйдән-өйгә йөри. Өлкән агайлар гармун суза, әби-апалар яшьлек хатирәләрен барлый. Шулай итеп, һәр өйгә бәйрәм авазы салына. Төннең таңга авышуы сизелми дә. Тәүлекнең көне, төне, таңы бербөтенгә әверелә торган, авыл халкын берләштерә, бер дулкында тирбәлергә мәҗбүр итә торган йола бу. Сөрәнчеләр биргән яшьлек дәрте, ныклык, ихласлылык, күтәренке рух һәр йортка күчә. Иртән бөтен халык үзәк мәйданга җыела. Биредә сөрәнчеләр авыл халкы алдында чын мәгънәсендә имтихан тота: җырлый, бии, такмак әйтә. Ярты тәүлек сөрән салып йөргән егетләрнең рухлары-көчләре нык булуларын, чыдам, түземле егет икәнлекләрен күрсәтә.
Сөрән вакытында кияү чөю – шушы авылның кызын үзенә хатын итеп алган яшь кияүне авылдаш итеп кабул итү ритуалы да үтәлгән. Күккә чөю хөрмәтләүне аңлата. Шуннан соң яшь киленнән чиккән сөлге алына. Ул мәҗбүри булмаган. Әмма бу авыл традициясен саклый белгән киленгә сөрән вакытында аерым игътибар бирелгән, аңа зур хөрмәт күрсәтелгән. Кемнең булдыксыз килен булып күренәсе килсен?! Әлбәттә, яшь килен чигүле сөлге әзерләргә тырышкан. Килен сөлгесе иң затлы бүләк саналган, шуңа күрә аны барлык бүләкләрдән дә өстен куеп, колганың иң очына бәйләгәннәр. Киленнең уңганлыгын бөтен кеше күрә алган. Авылның яшь кызлары, шул исәптән кунакка кайткан кызлар да сөрәнчеләргә атап чиккән кулъяулыклар биргәннәр.
Соңгы йортта булганнан соң, егетләр авылның икенче ягына чыгып, түгәрәккә басалар. Җыелган бүләкләр соңыннан сабан туен оештыручыларга тапшырылган.
Әлбәттә, еллар үтү белән күп йолалаларыбызга вакыт галиҗәнаплары төзәтмәләр керткән: бүләкләр кичке якта – кешеләр эштән кайткач җыела, бүләк җыю көне алдан хәбәр ителә, йола үтәүгә хатын-кызлар, балалар кушыла. Метрәй авылында нәниләрне конфет чәчеп сөендерү гадәтен керткәннәр. Капка төбендә табын әзерләп көтеп тору юк иде. Быел Тойгелде авылында сөрәнчеләрне сыйлы табын белән каршы алучылар булган.
Кайбер авылларда җигәргә ат юк. Бу очракта арбалы мотоцикл, җиңел машина, башка техника эшкә җигелә. Сөлге-кулъяулыклар чигүче кызлар да азайды. Алай гына да түгел, “Сабан туена чыкмыйм. Ярышларда да катнашканым юк. Нигә мин бүләк бирергә тиеш?!” Бүләкләрне барыбер үзара бүлешеп бетерәләр” дип фикер йөртүче, хәтта капкасын бикләп кереп китүче тар күңелле кешеләр дә бар. Шул ук вакытта ихластан бәйрәм итә белгән, кешеләрне, дөньяны яратучы, “сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “беренче килгән йөгерешчегә” дип, атап бүләк бирүчеләр, тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен кызганмаган, сабан туена бүләкне алдан әзерләп көтеп торучы райондашларыбыз күпчелекне тәшкил итә. Колхоз-совхозлар гөрләп эшләгән чакта кыр батырларына, мәйдан тоткан көрәшчеләргә, юртак- чабышкыларга бүләкләр мулдан һәм олыдан әзерләнгән. Хәзер исә зур бүләкләр иганәчеләр, авылның игелекле эшмәкәрләре, авылдашлар ярдәмендә әзерләнә. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шатлык китерер, ди халкыбыз.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев