“Ряженый”лар бәйрәме
Мариларда Яңа ел башлануга багышланган Шорыкйол бәйрәме аеруча күңелле уза. Шорыкйол кыш уртасында, яңа ай туганда үткәрелә. Гадәттә, ул яңа елның беренче җомгасында билгеләп үтелә һәм бер атна дәвам итә. Мари Бүләр авылында, традиция буларак, бу бәйрәмне ел саен зурлап билгеләп үтәләр.
– Шорыкйол маричадан “сарык аягы” дип тәрҗемә ителә. Бәйрәм вакытында кызлар йорттан-йортка йөреп, сарайларга керергә һәм сарыкларның аякларын тотып карарга тиеш булган. Бу ритуал байлык китерә һәм сарыкларның үрчемле булуына сәбәп була, дип санаганнар. Бәйрәмнең төп кунаклары Васли карт белән Васли карчык, йорттан-йортка йөреп, кемнең ничә чабата үргәнен караган һәм ялкауларны орышкан. Ә халык исә карт белән карчыктан елның нинди булачагын сораган, – ди Мари Бүләр мәктәбе директоры Венера Кирилова.
Матур гадәт буенча, мари халкы бу бәйрәмдә уҗым басуларында кар өемнәре ясый һәм күп итеп икмәк җыеп алу максатында кибәннәр формасында куышлар кора. Бәйрәмдә катнашучылар туннарның эчке ягын әйләндереп киеп, буянып, башкалар танымаслык образлар тудырганнар. Аларны халык телендә “ряженыйлар” дип йөртәләр. Ряженый Васли карт һәм аның карт хатыны образларында марилар язмышны фаразлаучыларны күргәннәр. “Ряженый”ларның фаразлары үтәлүенә чын күңелдән ышанганнар.
– Васли карт карчыгы белән йорт хуҗаларының эшчәнлеген тикшереп йөри, гаилә һәм хуҗалык тормышы нормаларын үтәүгә игътибар бирә. Бәйрәм вакытында җирнең уңдырышлылыгын, гаилә иминлеген символлаштыручы ризыкка зур игътибар бирелә. Йола ризыгы (пешкән бәрән башы, итле пилмән, камырдан ясалган татлы чикләвекләр һ.б.) мул итеп әзерләнә. Бүген бәйрәм йоласының күп элементлары югалса да, Шорыкйол авылыбызда ел саен үткәрелә, – ди Зинаида Мандиярова.
Әйе, мари халкы өчен Шорыкйол еллык календарь циклының иң мөһим бәйрәме булып тора. Ул иске елны тәмамлый һәм Яңа елны башлый.
– Милли традицияләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан мәктәптә дә төрле чаралар үткәрелә. Шорыкйол – шундый бәйрәмнәрнең берсе. Милли гореф-гадәтләрне бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Авылда ряженыйлар белән күңел ачуны балалар бик ярата. “Ряженый”ларны ачык йөз, мул табын белән каршы алырга кирәк, дигән ышану да яши. Шорыкйолны “Яңа туган ел” дип тә тәрҗемә итәләр. Календарь елы түгел, ә нәкъ менә кояшлы ел! Әмма бүген аның башка аңлатмасы да бар – “сарык аягы”. Ни өчен “сарык аягы” дип атала дисәгез, мари крестьяннарының авыр тормышында роле бәяләп бетергесез зур булган әлеге йорт хайванына тиешле бәя бирер өчендер, бәлки. Сарык тиресе тун һәм толыплар тегүгә китсә, итен ризык әзерләү өчен кулланалар, – ди Венера Кирилова.
“Ряженый”ларның мәгънәсе танымаслык булып киенү-ясануга кайтып кала. Комик эффект куркыту эффекты белән берләшә. “Ряженый”лар костюмнар гына түгел, битлекләр дә кия һәм төркем-төркем булып өйдән-өйгә, кайчак авылдан авылга да йөриләр.
Шорыкйол бәйрәменнән соң көннәр озыная башлый, мари халык сынамышлары буенча елгада ныклап су ката һәм аю башка якка борылып ята икән.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев