Нардуганым нар булсын!
Төрки халыкларда Нардуган кышкы кояш торгынлыгына бәйле бәйрәм булган.
21 декабрь елның иң озын төне һәм иң кыска көне белән истәлекле. Халкыбыз 22 декабрьдән яңа кояш туа, елның яңа циклы башлана, табигать яңара, дип исәпләгән һәм бу көнне “Нардуган” дип атаган. “Нардуган” сүзе ике тамырдан тора: “нар” – “ут, ялкын, “дуган” – “туган” төшенчәсен аңлата. Борынгыдан килгән мәгънәсендә кояшка Бөек тәңре итеп табыну идеясе ята. Бәйрәм вакытында, көн иң кыска булып, Кояш еракка – көньякка киткәндә, борынгы төркиләр гыйбадәт кылганнар һәм югары көчнең тизрәк кайтуын сораганнар.
Мәҗүсилек чорында яшәгән төрки халыкларда Нардуган кышкы кояш торгынлыгына бәйле бәйрәм булган. Ул аграр йола буларак яшәгән, мул иген уңышы алу өмете белән үткәрелгән. Билгеле бер тәртиптә унике көн дәвам иткән. Бәйрәмнең традицион йолалары, матур киенеп, җырлап, өйдән өйгә йөрү, теләкләр әйтү, йөзек белән багу, күрәзәлек итү, бию белән бәйле. Биюләр төрле булган, билгеле бер тәртиптә скрипкага яки гармунга башкарылган. Ишегалдында сәламләп тә, өйгә кергәндә дә биегәннәр. Хәтта эрләүче әби һәм бабайның биюе дә булган. Рәхмәт биюеннән соң саубуллашу биюе башкарылган. Багу, күрәзәчелек белән бәйле биюләр уеннар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән белән тәмамланган.
Киенеп-ясанып йөрүләрне “Нардуган булып йөрү”, “Нардуган чабу”, “Нардуган бабалары” дип йөртәләр. Кайбер татар-мишәр авылларында Нардуган бәйрәмен Раштуа, Раштва дип атыйлар. Ислам дине кабул ителгәннән соң, әлеге бәйрәм сирәгрәк үткәрелгән, еллар үтү белән онытылган.
Керәшен татарларында, татар-мишәр авылларында Нардуган белән бәйле йолаларның кайберләре сакланып калган. Календарь датаның Раштуа бәйрәме белән якын булуы ике бәйрәмнең берләшүенә китергән. Гомумән, Нардуган Яңа елны каршы алу бәйрәме белән кушылып китә. Традицион элементларны саклаган хәлдә көнкүрешкә башка эчтәлек белән килеп керә. Бу көнне ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.
Яңа Усы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Григорьева әйтүенчә, Яңа Усы керәшеннәре Нардуганны Раштуадан соң унике көн дәвамында бәйрәм итәләр. Аны үткәрү вакыты иске стиль белән 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр барган. Хәзер ул 7 гыйнвардан 19 гыйнварга кадәрге вакытны үз эченә ала.
– Нардуганчылар – үзләрен танытмас өчен төрле киемнәрдән, туннарын, бүрекләрен әйләндереп киенгән авыл кешеләре (бездә аларны “әкәмәтләр” дип атыйлар) – өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйтеп, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет телиләр. Бу йола безнең авылда хәзер дә сакланган: киенеп йөрү гадәте әле дә бар. Раштуадан соң, 7 гыйнвар төнендә күпләр, ишек-капкаларын ачып, матур теләкләр белән керүче нардуганчыларны көтеп тора, бәйрәм күмәчләре пешерә, аларны тәмле ризыклар белән сыйлап җибәрә. Киенеп-ясанып йөрүчеләрне өйгә кертсәң, уңыш яхшы булла, дип исәпләнә. Кем генә йортына бәхет, муллык керүен теләми икән?!
Мәктәп директоры Надежда Юмагулова:
– Элек бу бәйрәмдә яшьләр кич утырганнар, фал ачканнар. Аулак өйләрдә кызлар йөзек салыш уйнарга яраткан. Уенда катнашучылар йөзекләрен җыеп, аларны су тутырылган тирән савытка сала. Савытның өсте ябыла һәм җыр башкарыла. Уенны алып баручы савыттагы йөзекләрне бутап, берсен тартып чыгара. Башкарган җырның эчтәлегенә карап, йөзек иясенең алдагы тормышын юрау башлана. Өлкәннәр: “Бу юраулар бик туры килә иде. Без дә яшь чакта мондый кичләрдә юрарга җыела торган идек”, – дип искә ала.
Нардуган халыкларны милли-мәдәни берләштерүгә, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
Гөлназ Җәлилова
М. Филиппова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев