Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Коймак аша һәм кичер!

Коймак пешереп сыйлану – май чабуның (масленица) бер атрибуты. Коймак – җылылыкка ишарәләүче кояш символы.

Масленица – кышны озату һәм язны каршы алу йоласы. Май чабу бәйрәме быел Рус. Шуган, Михайловка һәм Яңа Усы авылларында зурлап билгеләп үтелде. Рус. Шуганда бәйрәм 6 март көнне узды. Бәйрәмдә район җитәкчелеге дә катнашты.

– Бу бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә һәм төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте бик зур. Безнең җирлектә төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату гомер кичерә. Бүгенге чарада да руслар да, татарлар да бергәләп, рәхәтләнеп күңел ача: бииләр, җырлыйлар, уеннарда катнашалар, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Авылның үзәк мәйданында иртәдән үк дәртле җырлар яңгырады, коймак исе борынны кытыклады. Май чабу бәйрәмендә традициягә әйләнгән (масленицада ел саен салкын була) салкынча һава торышында да үзгәрешләр булмады. Дулап килгән Кыш образын җил-буран, “махсус эффектлар”сыз да, тулысынча ачып бирде. Театральләштерелгән тамаша һәркем күңеленә хуш килде. Яз һәм кыш турындагы җырларга яше дә, карты да биеде. Авыл халкы рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнады, коймак, тәм-томнар белән чәй эчте. Бала-чага бизәлгән җигүле атларда авыл урамнарын әйләнде.

– Май чабу датасы Пасханы бәйрәм итүгә бәйле үзгәреп тора. Быел ул 6 мартка туры килде. Май чабу бәйрәменең атрибутлары – карачкы яндыру, күп итеп коймак пешерү, чанада шуу, күңел ачу. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие динен кабул иткәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган, – ди Александр Котков.

Май чабу җиде көн дәвам итә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Атна башы (дүшәмбе) – “Очрашулар”, буш көн (сишәмбе) – “Уеннар”, кан көн (чәршәмбе) – “Сыйлану”, атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – “Уен-көлке”, татар атнасы (җомга) – “Әби коймагы”, атна арты (шимбә) – “Печкәчәмдә кунакта”, атна көн (якшәмбе) – “Кичерешү”, “ Пручти кич” дип йөртелгән. “Кичерешү” көнендә бәйрәмгә җыелган халык бер-берсеннән гафу, кичерү сорый, белеп һәм белми кылган ялгышларын, гөнаһларын ярлыкауны үтенә.

– Май чабу атнасында уйнап-көлеп кышны куабыз, табигатьне уятабыз. Йола буенча май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте дә бар. Без якыннарыбызга тәмле сый-нигъмәтләр алып барабыз, үзебез дә сыйланабыз, кунак булабыз. Май чабуның төп атрибуты ул – түгәрәк коймак. Йола буенча кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай була. Йола ашлары – ботка, коймак, бәлеш авылдагы һәр йортта пешерелә, – ди Наталья Шадрина.

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев