Көтүле авылның киләчәге бар
Мал асрап, көтүгә чыгуның – үз хикмәте.
Чишмә-инеш буйлары, чирәмле ишегалды һәм шунда нидер эшләп йөрүче тиктормас әби белән бабай. Каз бәбкәләре, чыклы үлән, иртәнге тынлык. Кайчандыр авылда яшәп, тормышын шау-шулы шәһәр белән бәйләгән, әмма җәйлектә авылга кайтып хозурланучылар да, иҗатчылар да авыл тормышын шушы күренешләр белән бәйли. Моңа печән-салам, утын-пүләнә әзерләү, офыкка тоташкан иген кырлары, тургайлар сайравы һәм... иртәнге тынлыкны ярып узучы чыбыркы тавышы да өстәлә. Дистә еллар элек шулай иде. Чыбыркы үрә белмәгән авыл агае, үз чыбыркысы булмаган малайлар булмагандыр...
Сарык-кәҗәләрне – 1 майдан, сыер көтүен Җиңү бәйрәменнән соң чыгаралар иде гадәттә. Һәрхәлдә, болында мал авызына керерлек яшел үлән булуы мөһим. Бу көннәргә кадәр ихатадагы малны тыеп булмый башлый: тар абзарда кыш үткәргән, борыннарына яшел үлән исе кергән малкайларны ишегалдында да тыеп торырмын, димә! Үрсәләнә, болын-кырларга, иркенлеккә ашкына башлыйлар.
Атлы кеше – бай кеше: ишегалдында башкарасы барлык эше җайга салынган. Хәзерге күзлектән караганда, аларны йөк ташырлык машинасы булган кешегә тиңләрлек. Атның ”дәрәҗәсе” югары. Шуңа күрә аны аерым көткәннәр. Ат көтү авыл малайлары өчен дәрәҗә саналган, бу вазифа “ат җене кагылган” малайларга гына ышанып тапшырылган. Авылларда ат асраучы юк дәрәҗәсендә хәзер, бәйрәмнәрдә җигеп чыгарлык ат табып булмый. Атның көен белгән кешеләр дә бармак белән санарлык. Ә менә сыер асраучылар бар әле. Хәленнән килгән һәркем электән үк сыер малы асрарга тырыша. “Свежий” сөт-катыксыз, май-итсез яшәп булмый, ни дисәң дә! Кәҗә электән үк ятим карт-карчыклар, олы мал асрау кулыннан килмәгән кешеләрдә генә булган. Сөте үзеңә генә җитә, теләсәң маен язып була. Ә сарыкны утызар-кырыгар баш асраучылар да бар иде. Шунлыктан зур авылларда сарык көтүе аерым, сыерныкы аерым көтелде.
Авыл халкының көтү чыкканчы бер җыелып киңәшләшеп алу гадәте электән яши. “Көтү җыелышы” дип атала ул. Сыер хуҗалары көтүнең иртән кузгалу, кичтән авылга кайтып керү вакытын, көтәргә чыгу тәртибен килештерә. Гадәттә бер сыерга бер көн чыгасы. Беренче көн һәм авылда сабантуе булган көн ике чиратка санала. Маллар көтүлек әйләнәсендәге иген кырларына, шәхси бакчаларга кереп, чәчүлекләр бозылган очракта, көтүдәге малга зыян килгәндә, көтү чираты кемдә, шул җавап бирә. Көтү өй чираты буенча бара, дәфтәргә языла. Көтүгә чыкмыйча калган, иртә яки соң чыгарылган, үз иркендә йөргән терлекләр өчен мал хуҗасы җавап тота.
Көтү чыгу – авылда зур вакыйга. Беренче елын гына чыккан малларга, таналарга, ныгып өлгергән бозауларга әле берничә көн көтүдә йөрергә өйрәнәсе. Шуңа күрә мал хуҗаларына бу вакытта игътибарлырак булырга, малларын иртән озата барырга, вакытында каршы алырга кирәк була.
Чират буенча көтү көтәргә гадәттә гаилә белән алдан ук әзерләнә башлыйсың. Ялларын махсус көйләп туган-тумача да көтү көтешергә кайта. Ике өй берләшеп көткән кешеләр дә бар. Тәмле ризыклар, аларны салырга биштәр, яңгыр яуса дип брезент япмалар, кайберәүләр кечкенә палаткаларга кадәр әзерли. Машиналы кешегә тагын да җайлы.
Районыбызның кайбер авылларында беренче көн чыккан көтүченең, өй борынча йөреп, чиләк белән пешкән йомырка җыеп йөрү гадәте булган. Филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова аңлатуынча, көтүчегә йомырка ашату традиция буларак яши. Төрле җирдә төрлечә. Кукмара, Балтач районнарының бер өлешендә, Киров өлкәсенең Малмыж районында күрше хатыннары бер-берсе белән йомырка тәгәрәтеп уйный икән. “Маллар йомырка кебек тәгәрәп кайтсын, дөнья бөтен булсын”, – дип теләүләре. Дөнья халыкларына хас универсаль мәҗүси, мифологик ышану бу.
Көтүченең тагын бер аерылгысыз атрибуты – чыбыркы, камчы.
Чыбыркы мал тоткан бөтен халыкларда да бар һәм ул бик борынгыдан килә. Ул – орыш-сугышларда актив кулланылган куркыныч һәм иң гади коралларның берсе. Плано Карпини атларны куганда кулланылучы камчының сабына таянып торуны катгый тыйган. Алтын гасырның легендар-мифик хөкемдары Йима көтүче булган. Алтын сыбызгы һәм камчы аның төп кораллары булып саналган. Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманче фикеренчә, эт, умарта корты, себерке белән беррәттән, камчы, барыннан да элек, хуҗасына ихлас күңелдән тугрылыклы булып хезмәт итү һәм йөкләнгән эшне берсүзсез үтәү символы ролен башкарган. Якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Бакиров камчының һуннарда “шаман” мәгънәсен белдерүче “кам” сүзе белән бәйләнеше барлыгын ачыклаган.
Чыбыркыны һәр авыл малае шартлата белгән, үзара ярышлар да оештырганнар. Иртәнге һаваны ярып үткән чыбыркы тавышына сыерлар бик тиз өйрәнә. Бу тавыш белән көтү чикләрен саклыйлар. Элек көтүченең быргысы да булган. Ул аны көтүне алып чыкканда кычкырткан, шул тавышка маллар кайткан.
Камчы чыбыркыдан кыскарак саплы булуы белән аерылып тора. Икесе дә каеш, юкә, баудан тыгыз итеп үрелә.
Резиналы тәгәрмәчтән суырып алынган сүс-баудан да үрәләр иде авыл агайлары. Анысы үтә чыдам була. Чыбыркының тавышы зәһәр чыксын өчен озын булуы шарт. Шулай да чыбыркы очы тиеп тәне җәрәхәтләнгән мал өчен хуҗалары рәхмәт әйтмәс. Мал имгәтү көтүчегә дан китерми.
Хәзер малларны көне буе үләнле җирдә туйганчы ашатып, суын эчертеп, таратмыйча, күбендермичә, башка көтүгә кушмыйча, иртә яздан кара көзгә кадәр көннең нинди булуына карамастан карап йөртергә риза булган даими көтүчене табу бик авыр, диләр авылда яшәүчеләр. Эше авыр булмаса да, җаваплылык көчле.
Көтүче проблемасын хәзер бик күп авылларда заманча ысул белән хәл итәләр: авыл халкы килешеп, тиешле акчасын җыя да, көтүлекне электр киртәсе (электр көтүчесе) белән әйләндереп алалар. Уңайлылыгын күреп, мондый “көтүче”се булган авыллар елдан-ел күбәя. 0,8 секунд саен 0,6 секунд дәвамында хайваннарга зарарсыз, әмма авырттыра торган импульс бирүче электр җайланмасын дөрес урнаштырганда һәм аккумуляторын даими карап торганда, көтүче кирәкми дә. Баштарак маллар тынгысыз, агрессив булсалар да, 2-3 атнадан ияләшәләр, аннан соң гади баудан да курка башлыйлар, ди белгечләр. Малларга су эчертү урынын да шундый бау белән уратып алу җитә икән.
Иске Чакмак авылында күпләп маллар тотучы гаиләләр бар. Чулпан Абдуллина әйтүенчә, алар 1992 елда шушы авылда яши башлаганнан бирле мал асрап көн күрә. Башта 1-2 сыер тотсалар, хәзер малларны күпләп асрыйлар. Сөт саталар, хөкүмәт ярдәменнән дә файдаланалар. Искечакмаклылар бергә җыелып, “электр көтүчесе” алып куйган. Авыл башындагы болынны әйләндереп алганнар.
– Мал башына бер көн исәбеннән көтү көтәбез. Малларыбыз күп булгач, 15әр көн көтүгә чыгабыз. Озатабыз, каршы алабыз, саныйбыз. Мөслимгә эшкә дә йөргәч, “электр көтүчесе” бик уңайлы, сыерлар караулы, читкә китмиләр. Яз-көз ветеринарлар килеп, малларга тиешле прививкаларны ясый. Булганына канәгать, шөкер итеп яшибез, – ди Чулпан ханым.
Авылда көтү чыгу – биредә яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткеч тә. Көтү чыга икән, халык мал асрый, авыл яши, дигән сүз. Көтүле авылның киләчәге бар. Маллар исән-имин генә йөрсен, сыерлар мул сөт бирсен, хуҗаларына бәрәкәт китерсен.
Гөлназ Җәлилова
Флүн Вилданов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев