Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Каурый төшә карларга

Шул исемдә IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды

Татарстан Республикасы Рәисе указы буенча, каз өмәләре республиканың һәрбер районында уздырыла. Ә финал өлеше, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, Мөслим районында оештырыла.

“Яшьлек” спорткомплексында үткән бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды. Биредә төрле мастер-класслар күрсәтелде. Хатын-кызлар каз йолкыды, каурый сызды. Мәлләтамак авыл җирлеге каз бүлү йоласын күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре төрле тукымаларга каз сурәтләре төшерде. Туган як музее хезмәткәрләре милли үрнәктәге мендәр тышлыклары чикте. Бәйрәм кунаклары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТР буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар когрессының эшмәкәрләр белән эш-

ләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

– Финалның инде дүртенче ел Мөслимдә узуы очраклы түгел. Мөслим районының заманча каз үрчетү хуҗалыклары ил күләмендә дан тота, какланган казы бөтен Россиядә танылган! Татарстанда иң күп казларны Мөслим районында асрыйлар, – диде Кадрия Идрисова.

Татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы күргәзмәләрне кунаклар кызыксынып карады. Биредә каз йоныннан, каз мамыгыннан ясалган эшләнмәләрне күрергә, аларны җитештерү серләрен өйрәнергә мөмкин иде. Каз канатын һәм мамыгын эшкәртү буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге дә тудырылды. Теләге булганнар каз мае белән каз итеннән пешерелгән ризыклардан авыз итте.

– Мөслимдә зур чара үтәсен социаль челтәрләрдән күреп килдек. Яшьлеккә кайткан кебек булдык. Без кечкенә чакта каз тотмаган гаилә бик сирәк иде. Татарны – казсыз, казны татардан башка күз алдына китереп булмый. Су буенда тилгәннәрдән саклаган каз бәбкәләре бүген дә сары йомгак булып күз алдында тора. Каз өмәсен авылда олылап билгеләп үтәләр иде. Без бала-чагага иң күңеллесе каз мае белән майланган калын тәбикмәкләр һәм каз шулпасы иде. Аларның тәме һаман да авызда саклана кебек, – диде Сарманнан килгән Гөлсинә Шәрифуллина.

Эльмира Тимергалиева үзе ясаган продукция: каз мае, прополис, балавыздан эшләнгән гигиена, косметика чаралары, төрле мазьлар, кремнар тәкъдим итте. Салауз-Мухан мәдәният йорты җитәкчесе авыл уңганнары үргән кәрзиннәр алып килгән иде. Мондый кәрзиннәргә элек каз утыртканнар. Баланлы авыл җирлеге егет-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга адресланган маскировка челтәрләрен үреп күрсәтте.

– Бу чараны без ел да көтеп алабыз. Хәтердә: каз өмәсе үтәсе көнне иртәдән үк йортта бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Казларны елгага алып төшмәгән, яшел чирәмдә каз бәбкәләре сакламаган кеше бар микән?! Иң истә калганы: әби без торуга мичтә кабартмалар пешереп куя, йокыдан торуга тәмле ис борынны кытыклый иде. Галәмәт зур булып пешкән кабартмаларны каз маена мана-мана ашый идек, – ди Нәзилә Бәдретдинова.

Зур чара спорткомплекс территориясендә бәйрәм ярминкәсе белән дәвам итте. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Үзебезнең эшмәкәрләр белән бергә күрше-тирә шәһәрләрдән килгән сәүдәгәрләр дә сату итте. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре кунакларны мул табыннар белән каршы алды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 6 декабрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев