Җиз кыңгырау моңнары
Узган шимбәдә Мөслимдә “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале үтте.
Бәйрәм ярминкәсе белән башланган чарада район үзешчәннәре чыгышын, райондашыбыз – Казанда яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов җырлавын да халык яратып тамаша кылды.
Ярминкә-фестивальнең төп атрибуты атлар булды. “Татарга ат беренче мәхәббәте кебек кадерле” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Мөслимдә соңгы елларда татар токымлы атларны үрчетә башладылар. Бу аңлашыла да. Татар – атлы, ә ат татарлы булырга тиеш!
– Фестиваль юкка гына “Җиз кыңгырау моңнары” дип аталмый. Кыңгырау дигәч, күз алдына җигелгән, дулап килүче тройка атлар килеп баса. Татар халкы элек-электән ат асраган, шуның белән көн иткән, хуҗалыктагы эшләрен башкарган. Атсыз хуҗалык булмаган диярлек. Ат яраткан кеше батыр йөрәкле, куркусыз булган. Курыккан кеше атка утыра алмый. Физик яктан көчле һәм акыл белән эш итә торган егет кенә ат җигә ала. Бүгенге фестиваль дә моның ачык мисалы булып тора. Халык күп җыелган. Читтән кайткан якташларыбыз да бар. Чын мәгънәсендә зур бәйрәм төсе алган бүгенге чара, традиция буларак, алдагы елларда да дәвам итәчәк, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин.
Авыл җирлекләре кунакларны сыйлы табыннар белән каршы алды. Кайнар коймак, төрле чәй тәм- томнарыннан сыгылып торган өстәлләрдә җылы бу чыгарып самовар кайнады. Бәйрәм Яңа ел тамашасын хәтерләтте. Төрле әкият персонажлары – Убырлы, Кар малайлары, елның символы – юлбарыслар сабыйларны куандырып, төрле уеннар уйнатып йөрде.
– Кечкенәләрдән алып карт әбигә кадәр канәгать калырлык чара оештырганнар. Шаккатмалы! Килү белән район мәдәният йорты каршында чәй эчтек. Ул беленнәрнең, камыр ризыкларының ниндие генә юк! Кошевкалы атларны күрер өчен Казаннан ук кайттым. Атларны кечкенәдән яратам. Яшь вакытларда сабантуйларына ат чабышын карарга гына чыга идем. Бу бәйрәм дә йөрәкләрдә бик озак сакланачак, – ди Римма Иликова.
Әби-бабайлар чорында ат кешенең иң якын дусты булган. Йортында ат тоткан кеше хәллеләрдән саналган.
– Исән чакта аттан аерыласым юк. Безнең әти дә, бабай да гомер буе ат тотты. Бүгенгедәй истә: атның колын алып кайтканын дүрт күз белән көтеп ала идек. Ул колын белән болыннан әйләнүләре генә дә ни тора! Иптәш малайлар арасында горурлык хисе кичерәсең, сокланып карыйлар! Кечкенә чакта, колыныбыз тугач, өйдә зур бәйрәм ясаганнары хәтердә. Шул колынны үстереп, тәрбияләп, Сабантуйга алып чыккан идем. Бер сыдырып җибәрүем булды, колынымның аяклары җиргә дә тимәде – туктатып булмый! Атта кеше акыллары бар, диләр. Сабантуйда бүләк бирмәсәң, күңеле төшеп, күзләре яшьләнә бахыркайларның. Шуның өчен сабантуйларында беренче килгән атка да, соңгысына да бүләк бирү гадәте бар. Атның уч зурлыгындагы яулыктан да күңеле була, – ди Мөслимдә гомер итүче Кәрим Батыршин.
Мөслим атлар белән дан тоткан. Легендар “Урожай” колхозы рәисе Мирхаҗиян Сәлаховның, “ат җене кагылган” баш зоотехник Зөфәр Солтановның атларны фанатларча яратуы турында бәйрәмдә дә искә алучылар булды.
100дән артык нәселле ат тоткан колхозның республика ярышларында алдынгы урыннар алуы аңлашыла.
– “Урожай”колхозында ат фермасы бар иде. 1980-1985 елларда мин Югары Совет депутаты булып тордым. 1983 елда Әстерхан өлкәсеннән америка нәселле ат кайтарту бәхетенә ирештем. Загонда атларны йөрткәннәрен күрү үзе бер күңелле тамаша иде. Гомумән, элеккеге елларда һәрбер хуҗалыкта ат тоттылар. 1995 елда мине Иске Вәрәш авылы фермасы мөдире итеп билгеләделәр. Ул вакытта ферманың 50 баш аты бар иде. Вәрәшбашта атлар күбрәк иде. Һәр бригадада ат булгач, эш тә җиңелрәк барды. Мал караучылар фуражын да, саламын да ат белән ташыды, – дип искә ала Бәһиҗә Баһауова.
Атның акыллы, күндәм мал булуы турында өлкәннәр аеруча яратып сөйли.
– Халкыбыз атларны ихластан ярата. Юкка гына ир-ат димиләр, ирләрнең холкын атның гаярьлеге, көче һәм тәвәкәллеге белән чагыштыру өчен уйлап тапканнардыр бу сүзтезмәне. Без яшь чакта да ат белән җенләнгән малайлар бихисап иде. Узган гасырда язылган китаплар да шуны сөйли. Кайсын гына ачма, һәрберсендә ат образы сурәтләнә. Татар халкының бөтен көнкүреше, хәрәкәте ат белән бәйле булгангамы, бу малны изгеләштереп кабул иткәннәр, – ди Роза Низамова.
“Авыл утлары” газетасының 1973нче елның 4 гыйнвар санында менә мондый юллар бар: “Яңа елны каршылау СССРның ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итү көннәренә туры килде. Бәйрәмнең апафеозы 31 декабрьдә булды. Иртән бизәлгән тройкалар КПСС райкомы бинасы каршына туктый. Бар хуҗалыктан килгән 18 тройканың һәркайсы бер союздаш республика, СССР, Татарстан АССР герблары һәм район эмблемасы белән бизәлгән. Чанадагылар союздаш республика халыкларының милли киемнәрендә. Урам әйләнгәч паркта хуҗалыклар рапорт тапшырды, тройкалар парады булды”. Ул чор кешеләре тройкаларның бәйрәмнәрдә урам әйләнүен бүген дә сагынып искә ала.
– Элек авылларда ат заводлары бар иде. Атта йөрергә бик алгысып тора идек. Әтинең безне, ат арбасына утыртып, Мәлләтамак мәктәбенә укырга алып барганын һич онытасым юк. Җилләр уйнатып, “Әһәһәй, малкай!” дип, әткәй атны куалый иде. Кыңгыраулы атлар без яшь вакытта Халыкара хатын-кызлар көненең төп бизәге булды. Тройкалардагы җиз кыңгырау моңнары бүгенге фестивальдә кабат яңарды, – ди Маһидә Заянова.
“Җиз кыңгырау моңнары” фестиваленә тройка Актаныш районыннан ук килгән иде. Атлар Рәүхәт Салихҗановның Байсар авылындагы “Ташкын” хуҗалыгыннан җибәрелгән. Фестивальне Мөслим ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар ачты. Банк урамыннан горур атлап килгән атларны спорт мәктәбе укучылары Азалия Вәлиева һәм Чулпан Янгирова иярләгән иде. Алар артыннан Түбән Табын, Мәлләтамак, Вәрәшбаш, Симәк, Әмәкәй, Октябрь, Метрәй, Исәнсеф авыл җирлекләреннән җигүле атлар чыкты. Атлар парадын “Аргамак” спорт мәктәбенең Будулай кушаматлы поние төгәлләде. Гармунчылар, бала-чагалар утырган урам әйләнүче атларга сокланмаган кеше булмагандыр.
– Татар аты башка атлардан аерылып тора. Кыскарак буйлы, ак яллы, аксыл-сары төстәге атны танымаучы татар юктыр. Ат бит ул – татарның йөрәге! Атларга хөрмәтем һәм яратуым чиксез. Оныкларымда да шушы сыйфатларны тәрбияли алдым. 2016 елда сафка баскан “Аргамак” ат спорты мәктәбен укучылар үз итте. Бүген биредә 16 ат тәрбияләнә, шуларның унысын балалар иярли. Меломан, Голд Принц, Арчбольд Ганновер, Бэст Эвер, Ритм кушаматлы атларыбыз республика ярышларында да сынатмады, – ди Меломан кушаматлы аты белән Бөтенроссия Сабантуенда Россиядә туган атлар арасында абсолют җиңүче булган Фазаил Вәлиев.
Мөслим атларын күрше регионнарда, Казанда, Уфа, Ижевск, Әлмәт шәһәрләрендә хәзер төп көндәшләр итеп саныйлар.
– Атлар катнашында бәйрәмнең күңелгә якын булуы бәхәссез. Ат – татарның якын дусты. Ат күргән кешенең күңеле нечкәрә, шул ук вакытта ул горурлык хисләре дә уята. Бүгенге фестиваль татарның гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ләкин традицияләр бәйрәмебезне бизәп кенә калмыйча, көнкүрешебезгә дә керсен иде! Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәркем халкыбызның гореф- гадәтләрен торгызуга үзеннән зур өлеш кертә, – ди район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.
Авыл җирлекләре фестивальгә ныклы әзерлек белән килгән иде. Иске Карамалы авыл җирлеге читлек белән куяннарга кадәр алып килгән. Олы Чакмак авыл җирлеге сөт продуктлары белән сату итте. Крәш. Шуран авыл җирлеге кул эшләреннән күргәзмә оештырган иде. Тойгелде һәм Баланлы, Рус Шуган авыл җирлекләре халыкны тәмле коймак, башка төр камыр эшләнмәләре, телне йотарлык кайнатмалар белән сыйлады. Вәрәшбаш авыл җирлеге бәйрәмгә “килен” алып төште.
– Элек татарда кыз урлау йоласы булган. Егетләр күзләре төшкән кызларны, ат арбасына салып, урлап киткәннәр. Бәйрәмгә без ак күлмәкле сылу “кәләш” алып төштек. Һәркемнең йөзе шат, көләч. Мөслимлеләр батырып эшли дә, матур итеп ял да итә белә! – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Галиева.
Аты барның дәрте бар, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Фестивальне оештыручылар бәйрәм традициягә әйләнәчәк дип белдерде. Ел саен кышкы чорда үткәреләчәк атлар парадын, уен-көлке, җыр-биюле бәйрәмне сөенеп каршы алырга язсын!
Лилия Шәймиева фотосы.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев