Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Яшел ялан тулы каз бәбкәсе

Авылларда каз утыртып бәбкә чыгаручылар бар әле.

Каз күп гасырлар буена татар ишегалдының яме, көнкүреш-яшәешенең атрибуты булган. Казсыз ишегалды булдымы икән? Берничә оя каз асрау, утыртып бәбкә чыгару, җәй дәвамында аларны карап, тәрбияләп үстерү, өмәләр ясау – авыл кешесе өчен гадәти күренеш. 
Хәзер “иде” сүзе өстәсәк тә була. Бу эшләр чылбырында каз утыртып бәбкә чыгару бик сирәк авыл кешесендә генә калды. Гасырлар дәвамында буыннан буынга тапшырылып килгән тәҗрибәне замана җилләре китергән технологик үзгәрешләр шулай тиз арада оныттырыр дип, беркем дә уйламагандыр. Инкубатордан чыккан казлар йомырка салмый, салса да утырмыйча интектерә, мәҗбүри утырганының бәбкәсе булмый, бәбкәләре чыкса да ташлап йөри, дигәнне ишеткән бар. Кешеләрнең генә түгел, йорт казларының да холык-фигыле үзгәргән икән бит!
Ә бит казга түл җыйдыруга кадәр әбиләребезнең үз серләре булган. Иске Вәрәштә гомер итүче Бәһиҗә апа Баһауова “Каз өмәсе” фестивале кунаклары белән хатирәләрен бүлешкән иде.
– Безне әнкәйләр су буена ат тизәге җыярга төшерәләр, каз-үрдәккә, тавыкларга шулардан җим ясап бирә идек. Апрель аенда төнгә казларга ипи белән су куябыз ашарга. Март аенда – чыпчык эчәрлек, апрельдә үгез эчәрлек су булса, казларны урамга чыгара идек. Лай ашый, түл җыя, ди идек, – диде Бәһиҗә апа.
Тойгелде авылында гомер итүче Нурия Бәхтегәрәева бүген дә каз утыртып бәбкә үстерүдән ямь табып яши. Кыш көне коры бодай, су яки кар бирә ул аларга. 
– Март азакларында йомырка сала башладылар казларым. 1 ата, 2 ана казым бар. Сыерлар торган абзарда утыралар. Хәзер элекке кебек өйгә кертү юк инде, абзарлар җылы бит. Талдан үрелгән кәрҗиннәр дә юк, агач тартмаларга ясалган ояларга үзләре басалар. Иректә йөриләр. Ояга чиста йомшак салам кирәк. Арпа саламы булса әйбәт. “Иске салам яки печән ярамый”, – дип киңәш биргән иде бер абзый. Бәбкәнең күп булуы ашатуга гына да карамый. Буласы булса, “тешеңне ертып керә”. Бәбкә ашату хәзер катлаулы. Башта комбиазык бирергә кирәк, көрпә ашатырга. Вакытында даруын да бирәсе була. Ата белән ана казларны бәбкә ияртеп йөртер өчен тотабыз күбрәк, – ди Нурия апа. 
Ул инкубаторда чыккан бәбкәләрне дә йорт казлары гаиләсенә кушарга өйрәнгән. 
– Казларның да холыклары төрле. Кайберсе чит бәбкәне дә үзенеке итеп кабул итә. Бәбкәне яхшы саклыйлар. Безнең бу казлар овчаркадан да болайрак, саклап утырганым юк, – дип көлә Нурия апа. 20-30 көнлек булгач, су буена төшерәләр. Былтыр, бәбкәләре аз булгач, үзләре йөргәннәр. Усал булсалар да, томшыкларына канат кидергәне юк икән. 
Әнием Рәйсә Абдуллина да күп еллар каз асрады. 
– Бер каз ояда 12-15 йомырканы гына җылыта ала. Күбрәк салсаң, рәте булмый. Йомырканы күп сала башласа, алар буш булып чыгарга да мөмкин. Шуңа күрә, 10-15 йомырка салгач, каз үзе утырмаса, аны мәҗбүриләп утыртасы була. Бер елны казым 30лап йомырка салды, барысы да “буш” булды, – ди ул. 
Шуңадырмы, берничә оя каз асрарга тырышкан авыл кешесе. Әбием дә 2-3 оя каз утырта торган иде. Иртәнге йокыбыз бүленеп, өйдә каз каңгылдаган тавышка уяныр идек. Тыштан ата каз тавыш бирә. Тормый кара! Өй эчендә канатларын җәеп кагынып җибәрсә, ана каз артыннан күпме җыештырасы! Әле аны ишек ачып чыгарып кына җибәрәсе түгел, ата казның сөенеп “биегәнен” күрер өчен дә артыннан киенеп чыга торган идек. Аларга ипи турап ашату да безнең өстә. Каз “йөрергә” чыгып киткәч, мамык арасыннан сак кына алып, җылы йомыркаларны яктыга куеп караулары, әбинең шуларга үзе генә белгән тамга салулары, борынлый башлаган бәбкәләрнең йомыркадан чыгуын күзәтү, туган бер бәбкәне оядан алып барып, кадерләп, әйләндерелгән иске бүректә тотулар – барысы да балачакның иң садә хатирәләре булып уелып калган. 
Әти-әниле каз бәбкәләре өчен хуҗабикәләрнең күңеле гадәттә тыныч була: алар үз нәниләрен бик оста саклый. Алларыннан ризык өзелмәсен, капка төбеннән ерак китмәсеннәр, үзара чыккан гаугада бәбкәләрен таптамасыннар өчен генә булса да без бер көтү бала-чага куркыткыч таяк, җим әзерләп бәбкә сакларга чыга торган идек. Иртәрәк чыккан бәбкәләр чыныгып үсә. Бәбкә үләне катканчы чыксалар әйбәт. “Үзе үлән йолкып ашап үскән каз ныклырак була, чирләргә бирешми”, – ди торган иде Зифа әбекәй. Чәй эчеп, тамак ялгарга чиратлап кереш, бәбкәләрне калдыру юк, җаваплылык көчле! Аларны кулдан ашату – үзе бер могҗиза. 
20-30 көнлек булгач, казларны су буена төшерү йола төсен ала. Казларга тыкрыктан юл күрсәтү өчен – бер, арттан куар өчен тагын бер-ике кеше кирәк. Суны күреп алгач, казлар үзләре үк рәткә тезелеп бара башлый. Ни хикмәт: бакча артлап якынрак юл булса да, казлар яз көне өйрәткән юлдан үзләре йөри. 
Тамга сугу – тагын бер зур эш. Бәбкәләр әле кечкенә чагында ук әни сул тәпиләренең бер ярысын ерып җибәрер иде. Үзе генә белгән тамгасы – шул. Әмма ап-ак казлар елга-күлләрне тутырып йөзгән җирдә үзеңнекен аерып алу – иң авыры. Әле алар кайтмый интектерә. Яр буеннан торып, судагы казны куып кара син! Үз вакытлары җитмичә, алып кайтам, димә. “Судан чыкканнарын көтеп йөри-йөри, караңгы төшеп бетә, калдырып кайтып киткән чаклар да була”, – ди Нурия апа. “Көтүләре” белән югалган чагында әллә ничәшәр километр җәяүләп болын-елга буйларын айкаулар, син кайтып кергәндә генә, әллә кайдан шуларның килеп чыгулары я синнән дә алда каңгылдашып кайтып җитүләре – менә никадәр хис! Кайтмый калсалар, төн йокысы юк инде! Иртә таңнан тагын эзләргә чыгып китәсең! Тамга сугар өчен буяу да сөртеп карады халык. Аны казлар бик тиз чистартып бетерә иде каурыйларыннан. Йон буявы чыкты аннан соң. Ул буяу белән казларның каурыйлары пычранып бетәр иде. Шулай да, өмәләр башланганчы, чистарырга өлгерәләр иде үзләре. 
Каз асрауның хикмәтләре бу гына түгел. Әйтелми калганнары әле күпме! Элекке авыл кешесенең сабырлыгына, үҗәтлегенә, тырышлыгына тора-тора таң каласың. Каз – чыннан да, авыл халкына мәдхия әйттерерлек җан иясе. 
Мөслимдә каз асраган апалар: “Катмыш ягына таба Олы күлгә яисә Чүкчиреккә, Кара ярга кадәр куа идек казларны. Көз җиткәндә, кайта-кайта арысалар, оча ук башлыйлар. Төшкәндә, төрле кеше бакчасына туры килеп, аннан чыгара алмыйча йөргән чаклар да була торган иде”, – дип сөйлиләр. Хәзер казлар да су буенда ике-өч кенә. Тамгалап та торасы юк! Казны асрау серләре югалмасын иде шул.
 

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев