Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Бәрмәнчек бәйрәме

Керәшен халкының бәйрәмнәре бик күп: Раштуа, Кач ману, Май чабу, Пасха, Пыкрау, Питрау... Һәрберсе бердәмлекне, ярдәмчеллекне чагылдыра. Һәр бәйрәм ал­дыннан халкыбызның чисталыкка игъти­бар итүе куанычлы.

17 апрель керәшеннәр олы дини бәйрәмнәрнең берсе – Бәрмәнчекне билгеләп үтте. “Бәрмәнчек” – керәшен сүзе. Бу атама хри­стиан диненә бәйле. Олы көнгә (Пасхага) бер атна кала якшәмбе көнне үткәрелә. Бу вакытта су буйларында үсүче таллар бөреләрен кабар­та, чәчәк ата. Шул чәчәк атучы тал ботакларын бәрмәнчек дип атыйлар да инде. Иртән кояш чыкканчы тал ботакларын сындырып алып кайтып, изгеләр сурәте каршына куялар. Бу көнне кешеләр бер-берсенә изге теләкләр тели. Бәрмәнчек ботакларын чиркәүгә алып барып аруландырганнар. Өйгә кайтканда бәрмәнчек такмакларын, җыруларын башкарганнар.

Бәрмәнчек якшәмбесе – бөек бәйрәм. Бу көнне эшләргә ярамый. Бәрмәнчек якшәмбесе Бөек Пост вакытында билгеләп үтелә. Шуңа күрә бәйрәм өстәленә, постта ашарга яраган ризыклардан тыш, балык кына куярга мөмкин. Бәйрәм көнне чәч тарарга да ярамый.

Тал чәчәкләре им-дәва көченә ия дип исәпләнелә. Элек аны ипи эченә салып пе­шереп малларга ашатканнар. Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз эре була дип сана­ганнар. Халыкта, бәрмәнчек белән стеналар­ны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Бе­ренче көтү куганда мал-туарны шул ботаклар белән куып, маллар туры өйгә кайтсын дип, абзар кыегына кыстырып куялар. Искергән ботакларны яндырырга яисә суга агызырга кушалар, пычрак җирдә аунатып йөртү зур язык. Гомумән, чиркәүдә аруландырылган һәрнәрсәгә дә бик сак булырга кирәк, андый әйберләрне теләсә кая ташларга ярамый.

Бәрмәнчекәй, бәрмәнчекәй,

Илләр, көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар кулга бәйләнә.

Бәрмәнчекәй, бәрмәнчекәй,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

 

Роза Петрова.

Яңа Усы.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев