Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган
Хәзерге Сабантуйлар программасында көч һәм зирәклекне, акылны сынауга корылган спорт ярышлары да, әйтик, гер яки штанга күтәрү, волейбол, шахмат һәм шашка бәйгеләре дә билгеле бер урын тота.
(Ахыры. Башы 8, 15 июнь саннарында).
Мәйданда уздырылучы ярышларда, төрле уен-бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән һәм актив катнашкан кешеләргә бирелә торган бүләкләргә аерым тукталырга кирәк. Милли көрәштә беренче урын алган батырга элек кул станогында нечкәләп сугылган һәм гаҗәеп матур итеп кулдан чигелгән кызыл башлы сөлге бүләк итә торган булганнар. Мондый сөлгеләрне, күз нурларын кушып һәм осталыгын күрсәтергә омтылып, кияүгә чыгучы яшь киленнәр әзерләгән. Өйдә тукыма сугу кулланыштан чыккач, буй җиткән кызлар килен булып төшкәндә, бүләккә дип, үзләре чигеп, матур итеп теккән затлы күлмәк алып килә башлаганнар. Андый күлмәк шулай ук мәйданда батыр калган көрәшчегә һәм янә, җайдагына дип атап, иң алдан килгән ат башына кидерелгән. Ат яратканлыктан һәм, гомумән, бәйрәмдә миһербанлык, җылы мөнәсәбәт хөкем сөргәнлектән, чабышта иң артта килгән атның ялына да сөлге тагу гадәте булган.
Мәйданда ярышлар тәмамлангач һәм көрәштә кемнең батыр калуы билгеле булгач, традицион Сабантуй бәйрәменең өченче этабына чират җиткән. Анысы инде заманында җыен бәйрәменә дә хас булган һәм Сабантуй бәйрәмендә сакланып дәвам иткән йола – яшь-җилкенчәкнең кичке уеннары рәвешендә узган. Яшьләр, җыен һәм Сабантуй көннәрендә рөхсәт ителгән иректән файдаланып, төрле җырлы-биюле уеннар оештырганнар. Түгәрәк әйләнеп яки пар-пар тезелеп, шулай ук ике төркемгә бүленеп башкарыла торган мондый уеннар бер читтәге мәйданда, яисә, ягына карап, су яки урман, тау буенда үткәрелгән. Гадәт буенча, кайбер якларда яшьләр икенче кичне дә, кайчакта хәтта ике- өч көн рәттән күңел ачканнар, бер- берсе белән якыннан танышу, беренче мәхәббәт тойгыларының бөреләнүе һәм булачак никах мөнәсәбәтләренә нигез салыну да еш кына шушы иркенлек чорына туры килгән. Кайбер төбәкләрдә уеннарны карарга, үзләренчә яшьләргә күз-колак булырга дип, урта яшьтәге ата-аналар да килә торган була.
Ахыр килеп, традицион Сабантуй бәйрәме еш кына сабанга чыгу, я булмаса, тиешле йолаларны саклап беренче буразна яру йоласына барып тоташкан. Чәчүне башлап җибәрү яки буразна яру өчен ишле гаиләле ил агасы җәлеп ителгән һәм ул беренче буразнага, мул уңыш теләп, күкәйләр ташлый һәм дә сабан ашлыгы орлыклары сибә торган булган. Авыл халкы исә, яңгырлар да яусын дип, басудан кайтучыларны басу капкасы төбендә өсләренә су сибеп каршы алган. Традицион Сабантуй бәйрәменең җыйнак, әмма тулырак варианты әнә шулай тәмамланган.
Совет чорында традицион Сабантуй бәйрәменең җыен бәйрәме белән кушылып китүе, үткәрелүе вакыты үзгәрү һәм программасының өстәмә ярышлар, бигрәк тә спорт ярышлары белән тулылануы турындагы мәгълүматлар белән без алда таныштык инде. Сүз барган үзгәрешләргә өстәп, тагын шуларны әйтергә була. Барыннан да элек бәйрәмнең игеннәрдән мул уңыш теләүгә бәйләнешле сакраль функциясе кимеде һәм ул күбрәк рәвештә ял һәм бәйрәм итү, халыкны бергә туплау гамәленә әверелде. Бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү исә җәмәгатьчелек башлангычыннан рәсми оешмалар, шулай ук махсус рәвештә төзелә торган комиссия карамагына күчте. Моннан тыш, төрле чыгымнарны күтәрешү һәм кыйммәтле бүләкләр алу өчен югарыдан акча бүленү дә гамәлгә керде.
Билгеле, халкыбызның ил күләмендә танылган бәйрәмен әзерләү һәм уздыруда җитешсезлекләр дә юк түгел. Мәсәлән, спорт ярышларын күпләп кертү белән мавыгу, хәтта, хак булса, самолеттан парашют белән төшүгә кадәр барып җитү әлеге бәйрәмнең милли рухы белән яраша алмый. Бәйрәм барган җирдә сәүдә оешмаларының яшерен рәвештә исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнү фактлары да бар. Белүебезчә, традицион Сабантуй бәйрәмен ислам дине кушканча, татарларның һәрчак аек килеш каршылаулары бәхәссез. Шуңа күрә дә сугыш-гауга һәм тәртип бозулар бәйрәм атмосферасы өчен хас булмаган. Аннары килеп, кәмит ясыйм дип, соңгы дәвердә кулланылышка кертелгән гамәлләр арасында эстетика һәм санитария таләпләре белән ярашмый торганнарын да атап күрсәтеп була. Мәсәлән, йөзең белән катык эченә чумып телең белән шунда салынган тәңкәне – вак акча эзләү. Һәм шунысы да бар: халык ризыкны шул рәвешле әрәм-шәрәм итүне хупламый. Яки менә хәтта авыл җирендә дә көрәштә батыр калган әзмәвердәй иргә, традициягә каршы барып, сарык тәкәсе урынына микродулкынлы мич яки чәй сервизы бүләк итү һич тә урынлы түгелдер.
Сүзебезне йомгаклап, атаклы Сабантуй бәйрәменең киләчәктә дә милләттәшләребезне шатландырып һәм бергә туплап яшәвен, озын гомерле булуын телим.
Марсель Бакиров, филология фәннәре докторы, профессор.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев