Атлар килә ярышып...
Атны ярышка әзерләү ул бер айлык, хәтта бер еллык кына да эш түгел.
“Урожай” колхозында зоотехник булып эшләгәндә Фәнил Галиев берничә ел нәсел атлары белән дә эшли. Баш зоотехник Зөфәр Солтанов кул астында атчылыкның байтак нечкәлекләренә төшенә ул, шул исәптән ат ярышларын оештыру һәм комментатор вазыйфаларына да. Район Сабантуенда узган ат ярышларын караучылар кайсы хуҗалык юртагы алдан чапканын гына түгел, атның кайдан килүен, ничә яшьтә булуын, ярышларда ирешкән дәрәҗәләренә кадәр хәбәрдар булды.
Тыңлап торганда гына рәхәт, ә бу кадәр мәгълүматны туплау өчен күпме вакыт һәм башкарган эшеңне ярату кирәк.
– Туксанынчы елларда атларны Сабантуйга ныклап әзерли башладык, – дип искә ала Фәнил Галиев. – Һәр хуҗалык үз атлары белән катнашырга тиеш иде. Атны ярышка әзерләү ул бер айлык, хәтта бер еллык кына да эш түгел. Ат асраучылар моны яхшы белә. Шуңа күрә үз хуҗалыгында чабышкы-юртаклар булмаса, җитәкчеләр атларны яки сатып ала иде, яисә башка берәр хуҗалыктан алып тора иде. Хәзер инде әйтергә ярыйдыр – бу хакта без, әлбәттә, белә идек. Наездникларның күпчелеге, жокейлар үзебезнекеләр булды. Хуҗалык җитәкчеләренең ат чабышлары белән кызыксынулары көчле булды, үз атлары өчен җан атып торалар иде. Заездларга бүлгәндә үзләре теләгән төркемнәргә керттерергә тырыштылар. Әмма без эшкә намуслы карадык. Шуңа күрә дә ат ярышлары халыкта зур кызыксыну уята иде, дип уйлыйм. Бүләкләр дә бик саллы булды. Бер генә ат та бүләксез калмады, – ди күп еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсендә эшләгән белгеч.
Заездларга атлар яшенә карап бүленә: ике, өч, дүрт яшьлекләр – үз төркемнәрендә, биш яшьлекләр һәм зурраклар – аерым төркемдә чыгыш ясый. Ветеран көрәшчеләр булган кебек ветеран юртак-чабышкылар да бар.
Мөслимдә тәрбияләнгән чабышкылар саны 20-25 башка җиткән ул чорларда. Чиста токымлы чабышкылар дүрт-биш башка җыелган. “Урожай” колхозы үзләрендә туып, үзләре үстергән атлар белән хәтта республика һәм башка өлкәләрдә узган ярышларда призлы урыннар яулаган. Шулай ук “Трудовик” тәҗрибә- җитештерү хуҗалыгы, “Правда” колхозы да атлары белән данлыклы булган.
– Сабантуйда финалда җиңүчеләргә мотоциклга кадәр бүләк иткән вакытлар булды. Суыткыч, телевизор, микродулкынлы мич, велосипед, келәм кебек бүләкләрне көрәшчеләр белән беррәттән ат ярышларында җиңүчеләр дә алды. Наездниклар, жокейлар үзләренең хезмәтенә бирелгән бәядән канәгать калды, алар тарафыннан зарлар ишетелмәде, – ди дистә елга якын район Сабантуенда ат ярышларында комментатор вазыйфасын башкарган Фәнил Галиев. Борынгы гадәт буенча иң соңыннан килгән ат та бүләксез калмаган.
Фәнил Галиев атларны яратып тәрбияләгән Исламгали аганы, Мирзаҗан Хәйдәровны, Сәлим Сәхбетдиновны, бүген дә ат спортын үстерүгә зур көч куючы Фазаел Вәлиевне рәхмәт хисләре белән искә алды.
Элек Сабантуйга тройкалар әзерлиләр иде, ди хезмәт ветераны. Бизәлгән атларда гармун моңнары астында кыр батырлары мәйдан ураган. Бу игенчеләрне данлау һәм гомер бакый крестьянның төп ярдәмчесе булган атларны да мактау булган.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев