Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Ык Рок” фестивале үтте

Балалар һәм яшьләр өчен оештырылган фестивальдә республикабызның төрле районнарыннан 23 рок-группа катнашты

Рок-фестиваль Мөслимдә генә түгел, Татарстанда беренче тапкыр оештырылды. Чара балалар һәм яшьләр арасында музыканың әлеге жанрын популярлаштыру максатында узды. Чара район хакимияте һәм Казанның “The Road” (“Зе роуд”) рок мәктәбе тарафыннан оештырылды.
– “Ык Рок” – Татарстанның төрле төбәкләреннән яшь музыкантларны җыйган беренче рок-фестиваль. Чараның актуальлеге дә шунда: 6-7 яшьлек балалар Виктор Цой, “The Beatles” (“Зе Битлз”) кебек легендар рокерларны белә һәм ярата, – диде “The Road” рок мәктәбе директоры Айрат Яруллин.
Ачык һавада тере музыка тыңларга теләүчеләр күп булып чыкты. Рок-төркемнәрне тыңларга күрше төбәкләрдән килүчеләр дә бар иде.
– Фестиваль үткәрү өчен ачык һавада зур мәйданчык Мөслимдә генә бар. Кунаклар ерак араны якын итеп килгән. Яңа форматта узучы чара һәркемгә ошады кебек. Киләсе елларда да мондый фестивальләр үткәрергә язсын!– диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Мөслим данын фестивальдә өч рок-группа яклады. Сәнгать мәктәбендә оешкан “МИрас” вокаль-инструменталь ансамбленең кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре катнашты. “МИрас”ның җитәкчесе Рәисә Харисова сүзләренә караганда, төркемнең оешуына 1 ел гына булса да, егет-кызлар – район данын республикакүләм фестивальләрдә якларлык чын артистлар! Районыбызның тагын бер рок-төркеме “Холодный драйв” чыгышы да беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Фестивальдә якын-тирә районнардан гына түгел, Казан, Нурлат шәһәрләреннән, хәтта Башкортстан Республикасыннан да катнашучылар булды. Фестивальдә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 170кә якын бала катнашты.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 9 июнь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев