Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тылсым илендә (+фоторепортаж)

Китапханә 3 млн сумлык грант отты.

Район үзәк китапханәсе “2014-2025 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” дәүләт программасы нигезендә модельле китапханәләр төзү буенча конкурста катнашып җиңү яулады һәм 3 млн сумлык грантка ия булды. Яңартылган китапханәне ачу тантанасында ТР Яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина, ТР Милли китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Гөлнара Фәтхуллина, республиканың район һәм шәһәр китапханәләре җитәкчеләре, методистлары килгән иде.
– Бай тарихлы, заманча җиһазланган Мөслим китапханәсе үз эшчәнлеген модельле китапханә буларак дәвам итәчәк. Мөслим үзәкләштерелгән китапханәләр системасы район халкына тугры хезмәт итә. Халыкка уңайлы шартлар тудыру өчен барысы да эшләнә. Китапханә сокланып туймаслык матур! Биредә эшләүчеләр өчен дә бөтен уңайлыклар тудырылган. Заманча техника белән тәэмин ителгән яңа форматтагы китапханәдә эшләү – үзе бер мәртәбә! – диде Наилә Вәлиуллина.
 

Лилия Шәймиева фотолары.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев