Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган як җылысы

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда кызыклы чаралар һәрдаим оештырылып тора. Узган ел ахырында тагын бер үзенчәлекле шәхес – рәссам Тәслия Мәҗитова белән танышу мөмкинлеге тудырды музей хезмәткәрләре.

Биредә “Туган як җылысы” исемле картиналар күргәзмәсе ачылды.

Тәслия Мәҗитова 1957 елда Сөякәй авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. 5 сыйныфтан Әмәкәй сигезьеллык мәктәбендә укый башлый. “Сыйныф җитәкчебез Шәрифҗан абый гаҗәеп киң күңелле, ачык йөзле, матур итеп баянда уйнаучы кеше иде. Бураннар уйнатып, безнең белән ялан кырда футбол тибүләрен мәңге онытасым юк”, – дип искә ала балачагын Тәслия ханым. 
Аның беренче рәсемнәренә бәя бирүче әнисе була. Гади колхозчы булуына карамастан, туган як гүзәллегенә соклана белгән Әсхыя апа, кызының сәләтен күреп, аны үстерергә кирәк дип саный. “Авыр эшләр кушмый, мөмкинлек булган саен рәсем ясарга чыгарып җибәрә, кайткач, эшләремә бәя бирә, җитешмәгән җирләрен күрсәтә иде әнкәй”, – дип, хатирәләре белән бүлеште Тәслия апа.
Әмәкәй мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тәслия ханым Күбәк урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Аннан соң Лениногорск педагогия училищесының рәсем бүлегенә укырга керә. Шакмаклы дәфтәр битенә рәсем ясап өйрәнгән авыл кызының зур ватман кәгазен, атаклы Ленинград акварельләрен шушында укырга кергәч кенә күрүен күз яшьләре белән искә төшерә Тәслия ханым.
– Авылдан килгән балалар без, каты пумала белән ясыйбыз. Кызганыпмы, укытучыбыз Луиза Хәбибулловна миңа бармак юанлыгындагы йомшак зур рәсем пумаласын бүләк итте. Ясаулары җан рәхәте бирүче бу пумала белән озак эшли алмадым, урладылар. Пумалалар сатуга чыга башлагач, үзем сатып алдым, – ди ул, ачынып.
Хезмәт юлын Әмәкәй мәктәбендә башлаган яшь белгечкә өч башлангыч сыйныфны берьюлы укытырга туры килә. Аннан Октябрь сигезьеллык мәктәбенә рәсем укытучысы булып күчә Тәслия апа. Беренче картиналарын да шул вакытта ясый башлый. Тормыш җилләре Тәслия ханымны Яр Чаллы шәһәренә алып килә. Шунда тормышка чыга. Ире Гамил белән ике балага гомер бирәләр. Тормышын балалардан башка күз алдына да китерә алмаган Тәслия ханым сәнгать мәктәбендә хезмәт куя. 40 яшен тутырганда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кереп күпләрне шаккатыра ул.
Тәслия Мәҗитованың беренче шәхси күргәзмәсе 2005 елда Яр Чаллы шәһәрендә картиналар галереясында халыкка тәкъдим ителә. Шуннан бирле халыкара, Россия һәм республикакүләм күргәзмәләрдә катнаша. Якташыбызның милли рухлы сәнгать әсәрләре бүгенге көндә Татарстан музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Алтмыштан артык иҗат эше бүләк итеп бирелгән.
Бүгенге көндә дә Тәслия ханым актив иҗат итә. Төрле төбәкләрдә рәссамнар берлеге үткәргән пленэрларда – ачык һавада рәсем ясау чараларында катнаша. Бик күп жанрларда актив эшләүче рәссам буларак танылу алган, гомере буе балаларга сәнгать серләрен өйрәткән якташыбыз юбилей елында шәхси күргәзмәсе белән Татарстан шәһәрләре буйлап турнега чыккан. Яр Чаллыда, Түбән Камада булганнан соң, туган ягы Мөслимгә алып кайта ул картиналарын. Күргәзмә “Туган як җылысы” дип атала. Бу турыда Тәслия ханым болай ди:
– Кечкенә генә авылда туып үскән бала мин. Безнең авыл янында өч инеш – Калмыя, Дусай, Айтык ага. Бездә шаулап иген үсә, урманнар, җиләклекләр юк. Мин – чын татар баласы, җир баласы. Әти-әнием – колхозчылар. Кечкенәдән үк әбекәйләр белән бәбкә саклап үстек, чөгендер басуында эшләдек. Алар барысы да күңелемә җыелып килде. Халкыбызның кабатланмас тарихы, тормыш-көнкүреше еш кына, балачак хатирәләренә уралып, күңелдә матур күренешләр, изге хисләр тудыра. Шул уй-фикерләрне, хис-тойгыларны картиналар аша халыкка күрсәтәсем килеп, 40 яшемдә кабаттан кулыма пумала, карандаш алдым. Башта, авылга кайтып, акварель белән инеш буйларын, чәчәкле болыннарны ясадым. Әнкәй чигәргә ярата иде. 

Аның калфаклары, кәттәҗиләре, бизәкле көнкүреш әйберләре, өй җиһазлары истәлек булып хәзер миндә саклана. Шуларны файдаланып, әкренләп натюрмортлар ясый башладым. Шәһәрдә яшәсәм дә, мин шәһәрнеке була алмадым. Җаным – авылда, аның кешеләре, гореф-гадәтләре янында. Күңелдә ата-бабалардан калган рух яши. Туган ягыннан аерылмаган чын җир кызы итеп тоям үземне. Иҗатымда да туган җирне кыйбла итеп алдым.
Зур үлчәмле киндергә олы пумала белән буяуларны мул итеп кулланып ясарга ярата Тәслия ханым. Күргәзмәгә төрле елларда ясаган картиналарын алып килгән. Күбесен соңгы елларда эшләгән. Тормыш-көнкүреш жанрында иң актив эшләүче рәссам буларак танылу алган якташыбызның иҗаты белән танышырга күп райондашларыбыз килде. Күргәзмәне ачу тантанасында Тәслия Мәҗитованың авылдашлары, курсташлары, дуслары-туганнары истәлекләр белән уртаклашты. Чыгышлар җыр, бию, гармун моңнары белән үрелеп барды. Тәслия ханым сәнгать мәктәбе укучылары белән дә очрашты. Үзенең сәнгать юлына ничек басуын мавыктыргыч итеп сөйләде, киңәшләрен бирде. Балалар картиналарның эчтәлеге белән бәйле кызыклы уеннарда катнашты.
Индивидуальлеге, рәсем ясау техникасы, стиле, эчтәлеге ягыннан Тәслия ханымның эшләрен башка рәссамнарныкы белән бутау һич мөмкин түгел. Авыл тормышына, туган җиргә, милләтебезгә, тарихыбызга карата мәхәббәт белән сугарылган аның эшләре. Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Тәслия Мәҗитованың туган як җылысы бөркелеп торучы картиналары белән Мөслим туган якны өйрәнү музеенда гыйнвар ае дәвамында танышырга мөмкин.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев