Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Театр ул – милли хәзинә”

Районыбызда “Театр ул – милли хәзинә” исемле театр айлыгы бара. Айдан артык вакыт эчендә 26 коллектив үзләре әзерләгән спектакльләрне видеоформатта жюри хөкеменә тәкъдим итте.

– Үзешчән театр коллективлары арасында барган конкурста халык театрлары белән бергә авыл мәдәният йортлары да катнаша. Халык спектакльләрне яратып кабул итә. Иң яхшы дип табылган спектакльләр Мөслим сәхнәсендә чыгыш ясый. Быел җиде коллектив финалга үтте, – ди район мәдәният йорты режиссеры Синара Яббарова.
Халык театрларының театр айлыгында катнашулары мәҗбүри. Алар “Халык театры” исемен йөртүләрен раслап торырга тиеш. Җирлегебездә бүгенге көндә дүрт халык театры эшләп килә. Узган ел декабрьдә Сал. Мухан авылының үзешчән театрына да “Халык театры” исеме бирелде.
31 гыйнвар көнне Мөслим сәхнәсендә Ташлыяр мәдәният йорты үзешчәннәре Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” спектаклен куйды. Халык язучысының бу әсәре еллар үтсә дә искерми. Комедияне тамашачыга җиткерү өчен ташлыярлылар зур тырышлык куйган.
Жюри моңарчы сәхнәдә күренмәгән, халык алдында чыгыш ясамаган театр коллективларын “сөзеп” алырга тырышты. Район мәдәният йортында спектакльләр 17 февральгә кадәр барачак. Мөслим сәхнәсендә чыгыш ясаячак коллективлар арасында Мәлләтамак, Олы Чакмак мәдәният йортларының үзешчән театрлары һәм дүрт халык театры бар.

Лилия Шәймиева

Гөлназ Җәлилова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев