Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Сфорцандо” Мөслим талантларын барлый (фоторепортаж)

Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә “Sforzando” (“Сфорцандо”) фонды күпжанрлы “Сәнгать осталары” мәктәп бәйгесе үтте.

“Сфорцандо” итальян телендә билгеле бер нота яки аккордны көчәйтеп, башкаларыннан аерып ишеттерү дигәнне аңлата. Әлеге техника ярдәмендә музыкада динамика, көч тудырыла. Татарстан Республикасының Башкару сәнгатен үстерү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды да, исеменә туры китереп, җирлекләрдә олы сәхнәгә чыгарга кыймаган, эшкәртелмәгән алмаз бөртегедәй талантларны барлап, аларны үстерү, олы сәнгать дөньясына чыгару – яңа көч белән сәнгать дөньясының яңа баскычына күтәрү белән шөгыльләнә. 

Сәнгать осталары конкурсы “Сфорцандо” фонды тарафыннан 2020 елдан бирле оештырыла. Фонд әлеге бәйге белән республиканың күп кенә шәһәр-районнарында булырга өлгерде. Һәм менә, ниһаять, жюри әгъзалары узган якшәмбедә Мөслимгә килде.

Ял көне булуга карамастан, Мөслим сәнгать мәктәбе көне буе кырмыска оясы кебек кайнап торды. Иртәнге сәгатьләрдә үк һәр уку бүлмәсендә репетиция барды. Балаларның күзләрендә эчке дулкынлану булса, йөзләрендә елмаю балкый иде. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел: күбесе әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша бит. Теләктәшлек итәргә әти-әниләр дә килгән. Балаларга терәк булган укытучылары яннарында гына. Кайберләренә укучылары кебек сәхнәгә чыгасы.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев