Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу (+фото һәм видео)

Очрашуны район Башкарама комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова ачып җибәрде.

29 июнь көнне Мөслим үзәк китапханәсендә күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Төркиянең халыкара бүләге, Азия һәм Африка илләренең "Лотос" премиясе, А.Платонов исемендәге, М.Шолохов исемендәге халыкара бүләкләр иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу үткәрелде. 

Әдипнең 70тән артык китабы дөньяның 20дән артык телендә нәшер ителгән. Аның "Ак кыялар турында хыял", "Кенәри читлек кошы", "Сират күпере", "Утлы таба өстендә", "Алланың кашка тәкәсе", "Үз кешеләр" кебек әсәрләре бөтен дөньяга билгеле, заманның үткен проблемаларын күтәрә. 

Очрашуны район Башкарама комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова ачып җибәрде. Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева, китапханә директоры Айсылу Мадъярова чыгыш ясады. 

Эчкерсез әңгәмә вакытында язучылар Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, бертөркем райондашларыбыз үзләренең истәлекләре белән бүлеште, китап сөючеләр сораулар бирде.

Соңыннан Ринат ага култамгалы китапларын өләште.

Очрашуны Мөслим-информ туры эфирда күрсәтте. 

 Фотолар - Мөслим үзәк китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев