Рәссамнар Мөслимне танытты
“Каз өмәсе” Бөтенроссия этнопленэр-симпозиумы Мөслимдә эшен төгәлләде.
Этнопленэр ТР Рәссамнар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән оештырылды. Ул Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале кысаларында үтте. 3 март көнне З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында уникаль чарага йомгак ясалды.
Ике атна дәвамында кылкаләм осталары Мөслимдә яшәп иҗат итте, районда үткән мәдәни чараларда катнашып, халык белән аралашты. Этнопленэрда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 52 рәссам катнашты. Алар иҗат иткән картиналарны халык кызыксынып карады, рәссамнар белән аралашты, фикер алышты.
“Мөслим казы бәйрәме” исемле пар каз сурәтләнгән скульптура макеты күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Үз эченә мәхәббәт, тугрылык, матурлык мәгънәләрен алган композициянең беренче планына татарча итеп яулык япкан ана каз образы алынган. Ул сул канаты белән татар орнаментлы түбәтәй кигән җанкисәген кочаклаган, буйсынып, башын аның ныклы җилкәсенә салган. Канатлардагы бер сызык та бер-берсен кисми. Ана казның койрык өлеше юк. Ике казның гәүдә өлеше махсус рәвештә бер итеп сурәтләгән.
– Парлы тормышның бербөтен булуын күрсәтәсем килде. Шуңа күрә аларның гәүдә формасын тормыш башлангычы символы булган йомыркага охшатым эшләдем, – дип аңлатты проект авторы, Зәй шәһәреннән килгән Фазыл Шиапов. Аның райондашларыбызга багышланган шаржларын да кызыксынып күзәтте тамашачы. Шул арада тиз генә үз сурәтен ясатучылар да табылды.
Чыгышы белән Метрәй авылыннан булган, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче якташыбыз Сәгыйдә Сираҗиева (кыз чактагы фамилиясе – Бәдретдинова) диптих алып килгән. Пастель төсләр белән декоратив сызыклар кулланып иҗат ителгән “Имәнәй тавы” композициясе авторның балачак хатирәләрен сурәтли.
– Үзәк образлар итеп энем белән сеңлемне алдым. Алар Метрәйдәге Имәнәй тавының иң биек урынында басып тора. Уртадагы зур түгәрәк мәңгелек символы – Кояшны сурәтли. Кешеләрнеке кебек, тормышта һәрберсенең кабатланмас үз юлы булган хөр табигатьле кошлар югарыга – мәңгелеккә таба оча, – дип аңлатты Сәгыйдә ханым.
Фәйзелхак Вилданов Чирмешән сәнгать мәктәбендә эшли. Картинасының нигезенә балачак истәлекләрен салган.
– Кечкенә чакта әбиләрдә еш булдык. Аларның бик усал ата казлары бар иде. Шуңа күрә беренче эш итеп зур, түбәле итеп эшләнгән авыр капканы ачып карый идек.
Каз ишегалдында булса, кердем, димә. Кычкырып басып торырга туры килә иде. Мин мәңге онытылмас шул хисләрне үзәккә алдым, – дип көлә Фәйзелхак әфәнде. Ул бизәү эше белән дә шөгыльләнә икән. Райондагы элмә такталарның татар телендә булуына игътибар иткән.
– Мөслимне беренче тапкыр күрүем. Сезнең татарлыкны саклап яшәвегез сокландырды, – ди ул.
Милли киемнәрдән килгән Раушания Габидуллина белән дә таныштык. Ул Башкортстаннан. Авыргазы районында яши. 39 ел рәсем укытучысы булып эшләгән Раушания ханым бүгенге көндә дә актив иҗат итә. Күргәзмәгә “Мәхәббәт өчен көрәш” исемле картинасын алып килгән. Безнең яклар өчен ят, әмма Идел буендагы байтак шәһәрләрдә үткәрелүче каз сугышы күренешен шаян итеп сурәтлисе иткән.
– Без Мөслим аша үтеп йөрибез. Кодагыем да, киленем дә Мөслим ягыннан. Сездә усаллык та, укымышлылык та бар. Көчле рухлы кешеләр яши сезнең якларда, – диде ул.
Төрле жанрларда иҗат ителгән югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләре милли гореф-гадәтләр, йолаларыбыз, яшәешебез турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте, күпләрнең балачак хатирәләрен уятты. Пленэр кысаларында иҗат ителгән һәр эш кабатланмас эчтәлекле, һәрберсе күңелне кузгатып, матур хисләр тудыра алуы белән истә кала.
Чараның тантаналы өлешен “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле чыгышы ачты. Этнопленэрны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев ике атна дәвамында Мөслимдә шаккатып йөрүләрен әйтте:
– Иң беренче күзгә ташланган нәрсә хакимият вәкилләренең бер команда булып эшләве булды, – диде ул һәм рәссамнарга бик күп матур чараларда катнашырга, халыкның яшәешен күзәтергә, аның рухи халәтен тоярга мөмкинлекләр тудырганнары өчен рәхмәт әйтте. Бу чара вакытында иҗат ителгән әсәрләр Мөслимнең картиналар галереясы өчен нигез булачагына ышанычын белдерде. Ике атна дәвамында эшләрен калдырып рәссамнар янында булган Ирек Хәмәдишинга рәссам Елена Баймяшкина ясаган портретын бүләк итте.
Сәхнәдәге экранда этнопленэр кысаларында иҗат ителгән картиналар һәм аларны тудырган рәссамнар турында видеопрезентация тәкъдим ителде. Пленэр эшендә катнашкан иң өлкән рәссам СССР, РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Тамара Самойлова Мөслимне әкият иленә тиңләде. Район җитәкчеләренең эшенә бәя биреп:
– Сезнең “шәһәр” ышанычлы кулларда, – диде. Яшьләрнең, балаларның үзләре яраткан эш белән шөгыльләнүен күрүенә шатлануын, сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыларга соклануын белдерде, һәрберсеннән нәрсәгә дә булса өйрәнерлек талантларны туплый белүче Мөдәрис Минһаҗевка рәхмәт әйтте. Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Тәслия Мәҗитова Мөслимдә шәхси күргәзмәсен оештыруда ярдәм иткән өчен җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм туган якны өйрәнү музее фондына “Туган йорт” исемле картинасын бүләк итте.
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев:
– Пленэр-симпозиумның дистәдән артык районда үткәрелүенә карамастан, Мөслимдәге кебек масштаблысының булганы юк иде әле, – дип, бәясен бирде, район башлыгы Альберт Хуҗинга һәм аның урынбасары Азат Әхмәтҗановка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән рәссамнар Мөслимнең гүзәллегенә, кешеләрнең ачык йөзле, киң күңелле булуына, гореф-гадәтләрне, телне саклап яшәүләренә соклануларын белдерделәр, кайгыртучанлык күрсәтеп, иҗат итәргә мөмкинлекләр тудырганнары өчен рәхмәт әйттеләр, картиналарын бүләк иттеләр.
Район башлыгы Альберт Хуҗин белән Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев пленэрны оештырган, җирлекнең кабатланмас матурлыгын, рухи байлыгын югары дәрәҗәдәге сынлы сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәргән һәм сәнгать мәктәбе укучыларына мастер-класслар күрсәткән кылкаләм осталарына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чараны район сәнгать осталарының музыкаль чыгышлары бизәде. Этнопленэрда ясалган 40ка якын сәнгать әсәрен рәссамнар мөслимлеләргә бүләк итеп калдырды. Алар Мөслимгә тагын килергә теләк белдерде. Пленэр күргәзмәсендә катнашкан эшләр 15 март көнне Казанда Россиянең татар эшмәкәрләре катнашында узачак ярминкәдә күрсәтеләчәк. Шулай итеп, Мөслимдә узган пленэр эшчәнлеге башка төбәкләрдә дә киңәеп китәр дигән ышаныч бар.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев