Мөслим данын тараталар (Фоторепортаж)
Бөтенроссия этнопленэр-симпозиумда катнашучы 45 рәссам районыбыз турында картиналар иҗат итә.
Татарстан рәссамнар берлеге җирлегебездә моңа кадәр күрелмәгән үзенчәлекле чара оештырды. 17 февральдә рәссамнарның Бөтенроссия этнопленэр-симпозиумы старт алды. Чара Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале кысаларында уза.
Ачык һавада, табигый яктылыкта картиналар иҗат итү “пленэр” дип атала. Пленэр тирәлек, мохит тудырган хисләрне, табигый яктылык бирүче төсләр байлыгын төгәлрәк чагылдырырга ярдәм итә. Шуңа күрә мондый ысул белән иҗат итү рәсем сәнгатенә өйрәтүче барлык уку йортларында мәҗбүри кертелгән. Яшь рәссамнарга гына түгел, тәҗрибәле сәнгать осталары өчен дә кыш көне ачык һавада картина иҗат итү – бик зур сынау. Ул рәссамнан аерым бер осталык, җитезлек, тиз эшләүне таләп итә. Чараның милли теманы үзәккә куеп оештырылуы “этнопленэр” дип йөртелә. Симпозиумда киңәшләшергә, тәҗрибә алмашырга, аралашырга була. Мөмкинлек булганда, рәссамнар андый чараларда катнашырга тырыша, чөнки югары дәрәҗәдә оештырылган пленэрлар – беркайчан да кабатланмый торган уникаль мөмкинлек. Яңа мохит, яңа йөзләр, туган ягыбызның моңа кадәр игътибардан читтә калган матур урыннары, яңа тәэсирләр – барысы бергә уралып, иҗатта яңа ачыш ясарга, яңа образлар, сюжетлар тудырырга илһамландыра, шулар аша мөһим фикерләр әйтергә этәрә. Җирлектә яшәүчеләр өчен бу – бик сирәк була торган вакыйга, танышу, аралашу, фикер уртаклашу, киңәшләшү мөмкинлеге. Рәсем сәнгатен үз итүчеләр өчен бигрәк тә.
Этноплэнерны ачу тантанасы Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә узды. Тантанага республикабызның Түбән Кама, Лениногорск, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләреннән, Чирмешән, Кукмара районнарыннан, хәтта Махачкаладан барлыгы 20ләп рәссам килде. Чарага авыл халкы, сынлы сәнгать укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, сәнгать мәктәбе укучылары да чакырылган иде. Симпозиумда катнашучылар башта социаль объектларда булдылар: “Кояшкай” балалар бакчасы, туган якны өйрәнү музее, “Батырлар йорты”, бассейн, үзәк китапханә эшчәнлеге белән таныштылар. Сәнгать мәктәбендә кунакларны баянчылар төркеме каршы алды. Укучыларның кул эшләре һәм картиналар күргәзмәсе рәссамнарда соклану хисләре уятты. Дәрес барган уку бүлмәләре аша үткәндә, нәни генә мастер-класслар да күрсәтеп алдылар, балаларга киңәшләрен бирделәр. Тантананы район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачты.
– Күп санда рәссамнарны җирлегебездә беренче тапкыр каршылыйбыз. “Каз өмәсе” фестиваленә килгән Мөдәрис Минһаҗев башлангычы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Рәссамнар берлеге ярдәме белән оештырылган бу пленэр дәвамлы булыр, дип ышанасы килә. Быелгы чарага килгән хөрмәтле рәссамнарыбызга уңышлар телибез. Сезнең үрнәктә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да зур дәрәҗәләргә ирешер, дип ышанабыз, – диде ул.
Җирлегебездә тәүге тапкыр оештырылучы әлеге чараны башлап йөрүче кеше – барлык рәссамнарны бер йодрыкка туплап, аларның иҗатларын халыкка таныту максаты белән янучы Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минһаҗев.
– “Каз өмәсе” фестивалендә без, бер төркем рәссамнар, сезнең як халкының игелек кылу, матурлык тудыру өчен янып торугызны күрдек. Төбәк үсешенә рәссамнар җилкәсен куеп, сезгә ярдәм итү теләге кабынды. Безгә республикабыз рәссамнарының көчен күрсәтү мөмкинлеге дә туды. Бу чара Мөслимдә яңа картиналар галереясы өчен нигез булыр, дип уйлыйбыз. Тәэсирләр шулкадәр көчле, без эшләргә, иҗат итәргә атлыгып торабыз, – дип, хисләре белән бүлеште ул.
Оештыручыларның берсе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, симпозиум директоры Рауза Латыйпова-Иванова әйтүенчә, Мөслимдә үтүче пленэрда 45 рәссам катнашырга теләк белдергән. Ике атна дәвамында рәссамнар җирлегебезнең яшәеше, табигате, халкы, гореф-гадәтләре белән танышып, картиналар иҗат итәчәк. 30 рәссам район үзәгендә эшли, 10 рәссам читтән торып катнаша. Аларның берничәсе Мөслим белән алдан танышып өлгергән, нәрсә ясарга икәнен ачыклаган. Алар әсәрләрен үз шәһәр-авылларында эшләп бетереп китерәчәк. Биш рәссам – җирлегебездә яшәүче сынлы сәнгать осталары, үз рәссамнарыбыз. Алар да бу мөһим чарада катнашуны үзләренә бурыч итеп алган.
– Мин элек белгән Мөслим авылы танымаслык булып үзгәргән. Әмма биредә барысы да – чын. Кешеләре чын-чынлап игелекле, мәрхәмәтле, бернинди ясалмалылык юк. Мөслимнең һавасыннан ук шул дәрәҗәдә җылылык бөркелә: сезнең ышанычны акламый калу мөмкин түгел. Сез безнең белән горурлана алырлык әсәрләр иҗат итәрбез, дип ышандырып калам, – диде Рауза ханым, залда утырган мөмлимлеләргә мөрәҗәгать итеп.
Махсус педагогик белем алып, үзе дә рәссам булырга хыялланган Ирек Хәмәдишин берьюлы бу кадәр танылган рәссамнарны үз гомерендә беренче тапкыр күрүен яшермәде:
– Үз иҗатыгыз белән сез Мөслим данын еракларга таратырсыз, – дип, рәссамнарга зур ышаныч белдерде ул һәм уңышлар теләде.
Тантананы район мәдәният йорты артистларының, сәнгать мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының чыгышлары бизәде. Һәр чыгышны алкышларга күмделәр.
Пленэрда катнашучы рәссамнар үзләре теләгән жанрда иҗат итә. Мөмкинлек булса, алар авылларга чыгарга да риза. Дагыстан Республикасы Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залы директоры, халык рәссамы Әмирхан Магомедовның Мөслимгә икенче тапкыр килүе. Җәен Ык буйларына гашыйк булып киткән Әмирхан әфәнде бик теләп кышкы Мөслимне күрергә килгән.
– Мин язылачак картиналарымны төштә күрәм. Иртән уяну белән эшкә керешәм. Илһам килгәндә, картиналар тиз туа. Мөслим – илһам тудыручы урыннарның берсе, – диде ул.
Рәссамнар пейзаж, портрет жанрларында картиналар иҗат итәргә, тематик, сюжетлы композицияләр тудырырга уйлый. Бу көннәрдә алар Мөслимдә оештырылган “Җиз кыңгырау моңнары”, “Алтын балык” фестивальләре шаһитлары булды, халык белән аралашты, гореф-гадәтләрне өйрәнде. Алда май чабу бәйрәме, “Чана шуу” фестивале, концерт программалары көтә. Рәссамнарның кайберләре Мөслимгә җәй көне килеп иҗат итәргә хыяллана. 1 мартка картиналар төгәлләнеп, этнопленэр-симпозиум зур күргәзмә белән төгәлләнәчәк. Биредә ясалган әсәрләр районыбызга бүләк итеп калдырылачак.
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев