Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханәдә очрашу

Очрашуларның чираттагысы Рөстәм һәм Марсель Гыйльфановлар белән оештырылды.

"Йолдызга ун сорау" проекты кысаларында үзәк китапханәдә якташ артистлар, билгеле шәхесләр белән очрашулар даими үткәрелеп килә. Шундый очрашуларның чираттагысы Рөстәм һәм Марсель Гыйльфановлар белән оештырылды. Очрашуга лицей, гимназия, Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе укучылары да килде.  "Офык артында офык" китабы авторы Марсель Гыйльфанов үзенең шигърияткә ничек килүе белән таныштырды, шигырьләрен укыды. "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган Рөстәм исә балачагы, мәктәп еллары, музыка белән кызыксынуы, иҗаты белән таныштырды, репертуарыннан матур җырлар бүләк итте. Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан "Сорау-җавап" уены үткәрелде. Очрашу азагында якташыбыз укучыларга дисклар бүләк итте, китапханә хезмәткәрләре исә, җавап итеп,  Фоат Садриевның "Таң җиле " китабын тапшырдылар.

Фото - үзәк китапханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев