Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичә Мөслимнең Татар ихатасында «Әдәби мәйдан» исемле үзенчәлекле чара узды

Мондый форматта беренче тапкыр оештырылган китап бәйрәменә Сарман, Әлмәт районнарыннан да әдәби марафончылар, язучылар, шагыйрьләр, башлап каләм тибрәтүчеләр килгән иде

Бәйрәмне район Башкарма комитетыты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова ачып җибәрде. "Әдәби марафон" проектының идея авторы, оештыручысы Раил Гатауллин Мөслим марафончыларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган олпат язучы-шагыйрьләребез Фоат Садриев, Факил Сафин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллина, Лилия Садриева марфончыларга үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Чарага килүчеләр хозурына театральләштерелгән тамаша, җырлар тәкъдим ителде, сәхнәдән шигырьләр яңгырады. Теләге булганнар алка, чулпы ясау, калфак тегү, курчак бәйләү, читек тегү буенча осталык дәресләре алды.

Әдәби мәйданда якташ язучыларыбыз иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләде, мичтә тары тәбикмәге пеште, кайнар пылау белән сыйлану мөмкинлеге дә бар иде.

Әлеге чарадан кайбер мизгелләрне Мөслим-информ ВКонтакте социаль челтәре аша туры эфирдан күрсәтте. Тулырак мәгълүматны "Авыл утлары" газетасыннан, Мөслим телевидениесе сюжетыннан белә аласыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев