Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йортыбыз - Татарстан” фестивале

“Йортыбыз - Татарстан” фестиваленең зона туры Мөслим мәдәният йортында уза

Бу минутларда Мөслимебездә “Йортыбыз - Татарстан” республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең зона сайлап алу туры бара. Чарада алтмыштан артык аерым башкаручы һәм коллектив чыгыш ясый.

Әлеге сайлап алу турында мөслимлеләр белән беррәттән республикабызның Минзәлә, Азнакай, Сарман, Актаныш районнарыннан килгән артистлар катнаша.

Жюри әгъзалары 4 ноябрь көнне Казанда узачак гала-концертта катнашу өчен иң әйбәт чыгышларны сайлап алачак.

Фестивальнең төп максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның үзара рухи байлыгын һәм бердәмлеген ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру, дип хәбәр итә Татарстан халыкларының Дуслык йорты мәгълүмат үзәге.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев