Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бар яклап та булганнар!

Ел саен авыл җирлекләре арасында смотр-конкурс оештырыла. Авыл үзешчәннәре куйган кон- цертларны тамашачылар да ярата. Смотр-конкурс башлану белән кайсы җирлекнең кайчан сәхнә тотасын белеп, көтеп алалар.

Әйтергә кирәк, авыл үзешчәннәре арасында моңарчы сәхнәдә күренмәгән җырчы-биючеләрне, нәфис сүз осталарын да күрергә мөмкин. Мәлләтамакның 10-15 кешелек гаярь егетләр ансамбле, Түбән Табын авыл җирлегенең рус фольклор ансамбле, Олы Чакмак, Үрәзмәт, Әмәкәй авылларының оста биючеләре һәм моңлы җырчылары соклану уята. Һәр авылның үз талантлары бар. Әлеге концертларда авылдан читтә яшәүчеләр дә кайтып, туган авылы данын яклый. Шуңа да авыл үзешчәннәренең чыгышларын карарга рәхәт! Әлеге чараның үзенә генә хас матурлыгы, җылылыгы бар.
Быел авыл җирлекләре арасындагы смотр-конкурс “Яшьнәп яшә, җырлы халкым” дип исемләнгән.
Моңа кадәр авыл җирлекләре концерт программасын район мәдәният йортында тәкъдим итте, быел үзешчәннәр авылларда сәхнә
тотты. Февральдә концертлар авыл җирлекләрендә үтте, март аенда зона туры узды. 18 авыл җирлеге төрле зоналарда чыгышларын тамашчыларга тәкъдим иттеләр.

– Бәйгенең максаты – милли мәдәниятебезне үстерү, сәнгатебез аша яшьләргә патриотик тәрбия бирү, иҗади гаиләләрне барлау, яңа талантлар ачу һәм аларны үстерү, уен коралларында уйнаучыларны халыкка таныту, – ди жюри әгъзасы, район мәдәният йорты методисты Ләйсән Муллагалиева. 

Фәридә Гайнетдинова

Ләйсән Муллагалиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев