Аңлашалар дуслык телендә
Районыбызда гомер итүче мари халкы, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаган хәлдә, башка милләтләр белән үзара дус һәм тату яши.
Татарстанда яшәүче мариларның саны 19 меңгә якын. Алар нигездә Актаныш, Алабуга, Әгерҗе, Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Арча, Балтач, Минзәлә, Мөслим районнарында гомер итә. Алар, үз ана телләреннән тыш, татар телендә дә иркен сөйләшә. Безнең Мөслим районында марилар халыкның 2,7 процентын алып тора.
Белем-мәгърифәт үзәге
Мари Бүләр җирлегебездәге борынгы авыллардан санала. Ул тарихи чыганакларда 1747 елдан билгеле. Авылда 1896 елда рус-мари училищесы ачыла (1903 елда 26 малай һәм 3 кыз укый). 1920 ел башында башлангыч мәктәп ачыла, ул 1937 елда – җидееллыкка, 1940 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1967 елда тулы булмаган урта мәктәп статусын ала. 1980 елда яңа мәктәп бинасы сафка баса.
Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүген 30 бала белем ала. Үз авылларыннан кала, Усаклык, Яңа Сәет, Исәнсеф-Чишмә авылларыннан йөреп укучылар да бар.
– Мәктәпнең үзенчәлеге – мари һәм татар милләтеннән булган балаларның бергә белем алуында. Башлангыч клас-сларда балалар ана телендә укый. Дәреслекләр, методик әсбаплар белән тәэмин итүдә авырлыклар күрмибез. 5 сый-ныфтан башлап, фәннәрне укыту рус телендә алып барыла. Һәр милләт баласына үз туган телләрен ана телендә үзләштерү өчен мөмкинлекләр бар. Укучыларыбыз туган телләрендә һәм рус телендә иркен аралашалар, мари милләтеннән булган балаларга татар теле дә аерым фән буларак укытыла. Шул ук вакытта укучылар инглиз һәм немец телләрен дә кызыксынып өйрәнә, – ди мәктәп директоры Венера Кирилова.
Дәресләрдә телләрнең кагыйдәләре чагыштырып өйрәтелә, әдәбият дәресләрендә укучыларда милли горурлык хисләре, мари халкының мәдәниятенә, тарихына, күренекле шәхесләренә кызыксыну тудыру максаты куела. Дәресләрдә кулланылган яңа проектлар аша башка җирләрдә яшәүче милләттәшләрнең дә тормыш-көнкүрешләрен, мәдәниятләрен тирәнтен өйрәнәләр.
Мари Бүләр мәктәбе укучылары республикакүләм иҗади конкурсларда, конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясый. Ничә еллар инде республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Соңгы елларда 9 класс укучылары Диана Нуриева, Аня Әхтәмова мари теле буенча республика олимпиадасының призерлары булган. 7 класс укучысы Кирилл Шамукаев, татар телен рус төркемендә үзләштереп, өченче ел рәттән республикада призлы урын яулаган.
Милли бәйрәмнәр
Укучыларда милли үзаң, милләтара дуслык тәрбияләү, гореф-гадәтләрне яңарту кебек мөһим бурычларны дәрес кысаларында гына тормышка ашырып булмый, әлбәттә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балаларга милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә мәктәпнең юл картасын төзегәннәр. Аның нигезендә дәрестән тыш чаралар уздыралар. Алар мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы белән берлектә оештырыла.
Гадәттә милли бәйрәмнәрне авыл карты Мөхәммәт Мәрдиев ачып җибәрә. Ел саен гыйнвар аенда Шорыкйол (Нарду-ган) бәйрәмен үткәрәләр. Ул – мари халкының иң күренекле бәйрәмнәренең берсе. Гаилә бөтенлеген, хуҗалык иминлеген тәэмин итүне, булачак уңышны һәм малларның баш санын арттыруны, кешеләр арасында үзара яхшы мөнәсәбәтләр булдыруны күздә тота. Яз башында Уярня (Май чабу) бәйрәменә чират җитә. Милли костюмнар кигән балалар һәм абый-апалар төрле кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә катнашалар, тау шуалар. Аннары, саламнан эшләнгән карачкы яндырып, яз һәм җәй айларына яхшы ниятләр белән аяк басу йоласын күрсәтәләр.
Укучылардан торган “Эр ужара” (Таң) бию ансамбле этномәдәни компонентлы һәм күпмилләтле якшәмбе мәктәпләренең республика фестивалендә бик теләп катнаша, уңышлы чыгыш ясый. Ансамбль кызлары быел, фестивальнең зона турында катнашып, милли биюләрен тәкъдим итте.
– Мәктәп коллективы авылда узучы мәдәни чараларда да актив катнаша. Быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан клубта авыл халкына бәйрәм концерты куйдык. Анда балага исем кушу һәм аны бишеккә салу йоласы күрсәтелде. Борын-гы йолаларыбызны хәзерге тормышыбызга кайтару, аларның тәртипләрен өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим, – ди клуб мөдире Роза Вәлиева.
Милләт сагында
Башлангыч чорында нигездә укучылар һәм укытучылардан торган “Полер кас” мари фольклор ансамбленә 1986 елда нигез салына. Берничә елдан ансамбль авыл клубы каршында эшли башлый. Коллектив әгъзалары ансамбль реперту-арын баету өстендә бергәләп эшлиләр. Өлкән буыннан мари халкының элекке җырларын, биюләрен өйрәнәләр. Сәхнә киемнәрен дә үзләре тегә. 35 ел эшләү дәверендә “Полер кас” республикакүләм Семык бәйрәмнәрендә, төрле фестивальләрдә, Татарстандагы марилар яшәгән төбәкләрдә узган мәдәни чараларда чыгыш ясады. 2019 елда ансамбль Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелүче Пеледыш (Чәчәк) бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясады. Мари халкының милли йөзен күрсәтүче “Полер кас” – районыбызда үткән Сабантуйлар һәм башка бәйрәмнәрнең дә йөзек кашы. Коллективны төрле елларда Зинаида Мухдина, Мөхәммәт Мәрдиев, Әнисә Изибаева, Лидия Мухдина җитәкләгән. 2014 елдан ансамбль Роза Вәлиева җитәкчелегендә эшли.
– Мари халкының милли традицияләрен, күркәм йолаларын торгызуда бергәләп эшлибез. Репертуарыбызда борынгы һәм заманча җырлар, биюләр дә күп. Шунысы куандыра: бездә буыннар бәйләнеше дә саклана, мәктәп укучыларыннан алып, өлкән яшьтәге үзешчәннәргә кадәр уртак максатлар өчен янып йөрибез, – ди Әнисә Изибаева.
Районның һәм тулаем республиканың мәдәни тормышында актив катнашкан, милли традицияләрне торгызуга зур өлеш керткән “Полер кас” фольклор ансамбленә 2003 елда “халык” исеме бирелә.
2014 елда оешкан “Ош пеледыш” (Ак чәчәкләр) үзешчән театр коллективы тамашачыларны чыгышлары белән сөендерә. Ел саен мари язучыларының драма әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Аларның чыгышын Минзәлә районы Калтак авылында да көтеп алалар. Милләтара дуслыкны ныгыту максатында Актаныш районы Мари Суыксу авылы белән дә даими элемтәдә торалар. Күптән түгел аларның театр коллективы Мари Бүләрдә чыгыш ясаган.
Районда яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасын мәгариф ветераны Әнисә Изибаева җитәкли.
– Башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән даими элемтәдә торабыз. Аралашу-очрашулар вакытында бер- беребездән мәдәни чараларны, милли бәйрәмнәрне үткәрү үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Ана телебезне саклау юнәлешендә туган телдә спектакльләр кую, чыгышлар ясау, төрле буын вәкилләре белән очрашулар уздыру файдага гына, – ди Әнисә Альбертовна.
Мари Бүләр – районыбыздагы иң матур авылларның берсе. Йортлары, каралты-куралары төзек. Урам юллары каралган, бер урамга асфальт юл җәелгән. Авылда 2015 елда клуб, почта бүлеге, китапханәне үз эченә алган күпфункцияле үзәк сафка басты. Бүген авылда 80 йорт булып, аларда 260лап кеше яши.
– Авылыбыз элек бик зур булган. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында 200 йорт исәпләнгән. Бүген буш ихаталар булуы бераз сагайта. Аларга кайтып төпләнүчеләр дә бар, билгеле. Элек безнең халык гаилә корганда үз милләтен сайларга тырышкан. Хәзер катнаш никахлар күбәйде. Авылыбыз егетләре арасында татар, керәшен кызларын ярәшеп алып кайтучылар бар. Катнаш гаиләләрдә, бер- берсенең динен, милли гореф- гадәтләрен хөрмәт итеп, бик матур гомер итәләр, – ди мәгариф ветераны Надежда Изибаева.
Әлфинур Ногманова.
Фотолар – Мари Бүләр мәктәбе һәм клубы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев