Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдәби Сабан туе узды (фоторепортаж)

Бу дәрәҗәле чара Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә.

Җиһанда җәй хакимлек итә. Җәй - сабантуйлар чоры. 11 августта Апаста Әдәби Сабан туе гөрләп узды. 

Бу дәрәҗәле чара Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә. Китапны, әдәбиятны, туган якны сөюче, милләт киләчәге өчен җан атучы бер төркем райондашларыбыз әлеге бәйрәмдә катнашты.

"Сабан туеның төп өлеше - әдәби көрәш. Ярышның шартлары шактый авыр иде, ә чыгышларны мәртәбәле язучылар бәяләде. 

Районыбыз данын Метрәй кызы Рәвилә Шәрифуллина яклады. Эчтәлекле, матур, үтемле чыгышны жюри 2 нче урын белән бәяләде. 

Кул көрәше, аркан тарту буенча да безнекеләр дәрәҗәле 1 нче, 3 нче урыннарны яулады.

Гомумән, Мөслим сүзе еш яңгырады бу көнне. Якташ әдипләребез Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангированың әдәби марафончылар арасында булуы тагын бер тапкыр төбәгебез белән горурлану, соклану хисләре уятты.

Һәрнәрсә чагыштыруда күренә, диләр... Туган җиребез табигатенең кабаланмас дәрәҗәдә матур, мөслимлеләрнең сөйкемле, зыялы булуына, кунак кабул итү тәртибен бөтен нечкәлекләре белән белеп, аны югары дәрәҗәдә оештыра алуына тагын бер кат инандык", - дип хәбәр итә "Әдәби марафон" проектында җиңү яулаган Илсөя Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев